Чәчәкле ярминкә

2012 елның 29 августы, чәршәмбе
Чәчәкле ярминкә
Яңа уку елын чәчәкләр күргәзмәсе һәм мәктәпләр ярминкәсе белән башлап җибәрү бик матур традициягә әверелде. Хәзер аны арчалылар көтеп ала. Арзан бәядән яшелчә, җиләк–җимеш һәм башка азык–төлек сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек ул.
Быел да ярминкә бик күңелле һәм оешкан төстә үтте. Аның шәһәр үзәгендә булуы бигрәк тә уңайлы. Халык бик күп килгән иде.
Үзәккә таба ашыга–ашыга баруымны күреп каршыма атлаучы бер танышым:
— Ярминкәгәме? Андагы матурлык. Искиткеч, — диде.
Шулай булачагына шигем юк иде. Укытучылар кулы тигән әйбернең югары дәрәҗәдә үтәчәге көн кебек ачык. Иң беренче чәчәкләр күргәзмәсен карап үттем. Мондагы фантазия, гүзәллек. Күз явын алырлык. Ә күпме хезмәт. Бөртекләп чәчәк, яфрак, хәтта җиләк–җимештән нинди эшләр башкарганнар! Күбрәк Универсиа-да темасын алганнар, Казаныбызны да читләтеп үтмәгәннәр, авыл темасына да тукталганнар. Иске Кырлай мәктәбе укытучысы Гөлназ Хәбибуллина түгәрәккә йөрүче балалар белән вак чәчәкләрдән шарлар һәм...Сөембикә манарасын ясаган. Яңа кишетлеләр чәчәк гороскобы эшләгәннәр. Өченче балалар бакчасы авыл тормышын чагылдырган.
— Авылның байлыгын күрсәтәсе килде. Эше барның, ашы бар. Болар бар да авыл халкының тир түгеп тапкан хезмәт җимеше, — ди тәрбияче Наталья Хөсәенова.
Гомумән, күргәзмәдәге һәр эш үзенчә матур һәм сокланырлык.
Ярминкә дә гөрләде ул көнне. Ниләр генә сатуга куймаганнар. Монда җәен мәктәп бакчасында үстерелгән сый–нигъмәт тә бар. Балалар, укытучылар, ата–аналар, авыл халкының кулы тигәне дә сизелә. Ассортимент күптөрле. Яңа Кенәр лицее куяннарга кадәр алып килгән. Дамир Мортазин үстерә икән. Үзе мәдәният йортында эшли. Хатыны Сүрия Наилевна — укытучы. Ничек ярдәмгә килмисең. Кенәрлеләр, мич чыгарып куеп, табада коймак пешереп тә сыйладылар ул көнне.
Ташкичүлеләр Мәүҗидә Баһавиева җитәкләгән бәйләү түгәрәгенә йөрүчеләр эшләрен дә сатуга куйганнар, яшелчә, җиләк–җимеш тә алып килгәннәр.
— Менә монысы кояш җимеше — санберри. Бик файдалы. Ә бу — көнбагыш тамыры. Дәвалану өчен кулланырга була. Ә нигә сынап карамаска.
Арчаның беренче мәктәбе урнашкан тирәдә халык аеруча күп. Биредә укучылар җырлап, биеп тә ярминкәгә килүчеләрнең күңелләрен күрделәр. Менә шулай ярминкә күңелле дә, файдалы да, матур да үтте. Күпләр яшелчә, җиләк–җимеш белән сумкаларын тутырды, сөтен, маен, каймагын алды, гөлләр, чәчәкләргә карап хозурланды, мәктәп коллективларына рәхмәтләрен җиткерде. Исемнәре бу язмада телгә алынмаса да, һәр коллектив бик яхшы, мулдан әзерләнгән, укытучылар чын сәүдәгәр-ләрдәй мактый–мактый товарларын тәкъдим итте, өстәлләр әзерләп кайнар чәй, коймак, тәмле татар ашлары белән сыйладылар.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International