Без бер гаилә кебек

2012 елның 29 августы, чәршәмбе
Без бер гаилә кебек
Район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, яңа уку елы алдыннан барлык уку йортларында булып, аларның әзерлеген тагын бер тапкыр күздән кичерделәр, укытучылар коллективлары белән очрашып сөйләштеләр. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, 40 уку йортында булып, 28 августта кырык беренчесе итеп Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте коллективы белән очрашты.
Алмас Әминович башта көллиятнең матди–техник базасын карады, укыту кабинетларында булды, аларның ничек җиһазландырылуы белән кызыксынды. Педагогика көллияте директоры Эльмира Сафина, кафедра мөдирләре, укытучылар укыту–тәрбия эшләренең куелышы турында сөйләделәр.
Соңыннан район башлыгы көллият коллективы белән очрашып сөйләште. Башта сүзне директор Эльмира Сафина алды.
— Яңа уку елында көллияттә 520 бала белем алачак, — диде ул. — 8 кафедра, 94 укытучы эшли, 5 фәннәр кандидаты бар. Безнең уку йорты өчен азрак бу, киләчәктә аларның саны артырга тиеш.
Укытучылар әзерләүче уку йорты башкалардан алдарак атларга тиеш. Көллияттә әлегә кадәр 1998–2000 елгы компью-терларны кулланганнар. Быел муниципаль район башлыгы Алмас Назиров булышлыгы белән Вай–Фай–Интернет системасы кертелгән, ноутбуклар, интерактив такталар кайтарылган. Март–август айларында район ярдәме белән 401250 сумлык төп средстволар алганнар.
Студентларны ашатуның да арзанрак юлларын куллана башлагач, ризык бәясе 10–12 сумга кимегән. Кер юу машинасы алу да 50–70 мең сум экономия ясарга мөмкинлек биргән.
Проблемалар бар, кышын кабинетларда салкын, җиһазлар алуда ярдәм кирәк.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров үзенең чыгышында уку йортларының әзерлеге яхшы булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта мәктәп яны участокларының торышына да бәя биреп барылды. Район үзәгеннән ерак киткән саен хәл уңай якка үзгәрә бара, кырысрак шартларда яшәгән кешенең тырышрак булуына игътибар итәсең, Арчага якыная барган саен бу мәсьәлә аксый.
Район җитәкчелеге мәгариф коллективлары белән тыгыз элемтәдә яши. Алар – районның тоткасы. Нинди мәсьәлә килеп туса да, иң беренче шуларга таянып эшлисең. Бик матур эшләүче коллективлар бар. Яңа Кенәр мәктәбен өр–яңадан җыйдык диярлек, бик матур ансамбль барлыкка килде. Мәктәбен без төзедек, ди, ә аның территориясен коллективы гөлбакча итте. Директоры бердәм коллектив туплый алды. Пөшәңгәр мәктәбе кемне генә алып килеп күрсәтсәң дә, горурланырлык. Мондый мисаллар күп.
Педагогика көллияте мәктәпләр өчен матур үрнәк булып торырга тиеш. Татарның үзәге — Арча, ул бөек Тукайны биргән. Арча дигәч, иң беренче педагогика көллияте күз алдына килә. Иң авыр чорда — 1946 елда Арча педучилищесына Г.Тукай исеме бирелгән. Биредә Мөнәвир Ибраһимов, Илдус Сәгъдиев кебек бөек шәхесләр җитәкчелек итте. Бу уку йортын тәмамлаучылар арасында татар халкының горурлыгы булган атаклы кешеләр күп. Тирән тарихлы, күренекле, Арчаның горурлыгы булган күркәм уку йортын кемнәрнеңдер ябыла икән дигән хәбәр таратып йөрүе бик гаҗәп, шул ялганга чын–чынлап ышанучылар булуы тагын да гаҗәбрәк.
— Булмаячак андый хәл, районның ныклыгын тәэмин итүче, башлангыч сыйныфлар өчен татар укытучылары әзерләүче бердәнбер уку йортының киләчәген аның яңа директоры да бик матур итеп күзаллап бирде, — диде Алмас Әминович.
Район җитәкчелеге бер генә мәктәпне дә ябу ягында түгел. Балалар саны кимү сәбәпле генә кайберләренең эше тукталып торды, быел алар яңадан эшли башлады. Ябылу түгел, соңгы елларда 65ләп яңа мәктәп төзелде әле.
Район башлыгы укытучылар алдына конкрет бурычлар куйды. Төп бурыч — заман таләпләренә җавап бирерлек укытучылар әзерләү. Мөмкинлекләр зур, әзерлекле укытучылар эшли. Уку йортының элекке данын кире кайтарырга, яңа көч белән эшли башларга. Заманында бу коллектив район тормышының уртасында кайный иде, соңгы вакытта аксый төште. Көллият эчендә генә бикләнеп ятмаска, халыкка хезмәт итәргә кирәк. Ни өчен район Мәдәният йортында хисап концертлары куймаска? Спорт буенча да артка китү күзәтелә, башка мәсьәләләрдә дә сез башлап йөрүчеләр булырга тиеш.
Алмас Әминович, коллективка киләчәктә яңа уңышлар теләп, ноутбуклар, видеокамера, фотоаппарат, проектлау җиһазлары, күп функцияле җайланма, интерактив такталар, спорт инвентарьлары алу өчен 70 мең сумлык сертификат тапшырды.
Педагогика көллияте директоры Эльмира Сафина файдалы һәм урынлы киңәшләре, зур бүләкләре, һәрвакыт булышлык күрсәтүе өчен район башлыгына рәхмәт сүзләре җиткерде, ышанычны аклау өчен көчебезне кызганмабыз, дип ышандырды.
Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International