Район Советы утырышында

2012 елның 29 августы, чәршәмбе
Район Советы утырышында
27 августта икенче чакырылыш Арча район Советының чираттан тыш XXI утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.
Утырышта Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Президентының дини берләшмәләр белән эшләү буенча баш ки-ңәшчесе Илдар Сәләхов, район Советы башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, прокуратура, эчке эшләр бүлеге, иҗтимагый оешмалар, дини берләшмәләр, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре катнашты.
Утырышның беренче көн тәртибендәге “Арча муниципаль районында дини экстремизмны кисәтү һәм каршы торуның торышы һәм чаралары турында”гы мәсьәлә буенча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина чыгыш ясады. “19 июльдә Казан шәһәрендә булган вакыйгалар, шәһәр үзәгендә көн уртасында дин эшлеклесе Вәлиулла Якуповның үтерелүе һәм республика мөфтие Илдус Фәизовка карата террорлык акты ясалу массакүләм чараларда, Интернетта киң яктыртылды, — диде докладчы. — Дини экстремизм мәсьәләсе ТР Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышында каралды. Без сезнең белән шулай ук читтән күзәтүчеләр булып кала алмыйбыз, ә әлеге мәсьәлә буенча бердәм позиция эшләргә тиешбез”.
Арча районында дини ислам оешмалары – 67, мәчетләр — 76. Соңгы 5 елда гына да 25 мәчет төзелде, төзелеп килә торганнары бар. Районда дини хәл тотрыклы, низаглар булганы юк һәм проблемалар да күзәтелми. Ислам һәм православие дини оешмалары җирле үзидарә органнары белән тыгыз элемтәдә тора, алар районда һәм авылларда үткәрелгән мөһим чараларда актив катнашалар. Мәчетләрдә җәйге айларда дини балалар лагерьлары оештыру матур традициягә әверелде. Быел сентябрьдән 4нче сыйныфларның уку программасына “Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре” дәресләре кертелә.
Әмма, районда хәл тотрыклы булса да, борчылырлык сәбәпләр дә бар. Арча районыннан 11 кеше Эчке эшләр бүлегендә оператив исәптә тора. Хәзерге вакытта алар тарафыннан экстремистик характердагы нинди дә булса хокукка каршы хәрәкәтләр юк, әмма аларның тарафдарлары артуы күзәтелә.
Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең үтемле чыгышында әле тикшерү тәмамланганчы кемне дә булса гаепләргә ашыкмаска кирәклеген искәртте.
— Без төрлебез төрле, Аллаһы Тәгалә бар нәрсәне шулай яраткан, — диде. — Иң мөһиме — һәркемнең үз вазифасын җиренә җиткереп үтәве, шул вакытта гына гармония була ала.
Җәлил хәзрәт мәчетләр төзелеп тә, аларның кайберләренең үз вазифаларын үтәмәвенә борчылу белдерде. Шулай ук матди якны да кайгыртырга кирәк, мәчетләр дә җәмгыятькә бик кирәкле тәрбия эше алып баруын онытмыйк.
Депутатлар кабул иткән карарда районда дини экстремизмны профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча чаралар билгеләнә.
Утырышта шулай ук Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Положениегә үзгәрешләр кертелде, муниципаль вазифа башкаруга дәгъва итүче гражданнарның һәм муниципаль вазифа биләүче гражданнарның керемнәре, мөлкәте турында белешмәләр бирү тәртибе һәм милек характерындагы бурычлары турындагы Положение расланды.
Депутатлар Арча үзәк китапханәләр системасының Яңа Кенәр авыл китапханәсенә Туфан Миңнуллин исеме бирү турында карар кабул иттеләр.
Ильяс ФӘТТАХОВ


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International