Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Киңәшле эш таркалмас
2012 елның 29 августы, чәршәмбе
Киңәшле эш таркалмас
24 августта мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Пленар утырышта узган уку елына йомгак ясалып, нәтиҗәләр чыгарылды, заман куйган таләпләр ачыкланды, киләсе уку елына максатлар, бурычлар куелды.
Район Мәдәният йорты каршында һәм фойеда мәгариф учреждениеләренең бүгенгесен чагылдырган бай эчтәлекле һәм зәвык белән эшләнгән күргәзмә беркемне дә битараф калдырмады (рәсемдә).
Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге җитәкчесе Елена Попова, РОСТО (ДОСААФ) республика оешмасы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Любовь Фәтхуллина катнашты.
Узган уку елының йомгаклары һәм киләчәккә куелган бурычлар турында доклад белән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева чыгыш ясады.
— Районыбызның белем бирү учреждениеләрендә гражданнарның мәҗбүри бушлай гомуми белем алуы өчен барлык шартлар да булдырылган, бүгенге мәгариф учреждениеләре челтәре белем алу хокукын тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Мәгарифне модернизацияләү проекты кысаларында әлеге максаттан 368 мең сумлык спорт, 773 мең сумлык медицина җиһазлары алынды, укучыларны база мәктәпләренә йөртү өчен 6 автобус бирелде, муниципаль бюджеттан мәктәп җиһазлары өчен 7 млн. сум тотылды, республика программасы кысаларында Арчаның 2нче номерлы урта мәктәбе ныклап төзекләндерелде, Арчаның 3нче номерлы башлангыч мәктәбендә төзелеш эшләре бара, — диде ул.
Быел август киңәшмәсе “Дәресләрдән соң — мәктәп” темасына багышланды. Укучыларга мәктәптә үк башлангыч һөнәри белем бирү буенча безнең уңышларыбыз да бар. Узган уку елында Арча РОСТО (ДОСААФ) оешмасы белән берлектә район мәктәпләрендә оешкан автоклассларда укып, 143 укучы “В”, 130 укучы “С” категорияле машина йөртүче, ә 42 укучы тракторчы таныклыгы алды.
Любовь Фәтхуллина Арча районының әлеге юнәлештәге эш тәҗрибәсен югары бәяләде һәм Алмас Әминовичка РОСТО (ДОСААФ) республика идарәсенең бүләген тапшырды.
Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Елена Попова да районда мәгариф өлкәсенә булган игътибарның башкалар өчен үрнәк булуын билгеләп үтте.
Фикер алышуларда Яңа Кенәр лицее директоры Зөлфия Хәйруллина, ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Габделхак Касыймов катнашты. Матур традиция буенча Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков, “Северный”, “Курса МТСы”, “Акчишмә” хуҗалыклары җи-тәкчеләре Рөстәм Хәйруллин, Рәүф Гыйләҗетдинов, Газинур Сафин мөгаллимнәрне яңа уку елы белән тәбрикләп, мәктәп коллективларына, укытучыларга бүләкләр тапшырдылар.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров үз чыгышында Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясен тормышка ашыруның беренче уңай нәтиҗәләр бирүен ассызыклады. Бу, иң беренче чиратта, укытучының дәрәҗәсе артуда, аның матди хәле яхшыруда чагылыш тапты.
Мәктәпләрнең заманча җиһазлануы, материаль–техник базасы ныгу, мәгариф учреждениеләрен ныклап төзекләндерү буенча республика программасы гамәлгә ашырылу да моның ачык мисалы.
Алмас Әминович киләсе уку елында мәктәп коллективлары алдында торган бурычларга да тукталды. Быел 4нче сыйныфларда “Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре” дәресләре укытыла башлый.
Безнең балаларыбыз диннәр тарихы һәм традицияләрен белеп үсәргә һәм дөрес тәрбия алырга тиеш.
— Үсеп килүче буынны тормышка әзерләү проблемасы да актуаль булып кала, — диде Алмас Әминович. Ә моның өчен 1 сентябрьдән мәктәпләрдә “Тормыш дәресләре” кертү зарур. Аның максаты — укучыны фән дәресләрендә алган белемнәрен көндәлек тормышта кулланырга өйрәтү булырга тиеш. Хезмәт тәрбиясен, мәктәп яны тәҗрибә участокларындагы эшне, төрле һөнәри юнәлештәге түгәрәкләрне дә шушы максатны күздә тотып оештырырга кирәк.
Укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү дә тамырдан үзгәрергә, республика, җирлек икътисады таләпләрен исәпкә алып башкарылырга тиеш.
Соңыннан Алмас Әминович барлык мәгариф хезмәткәрләрен якынлашып килүче яңа уку елы белән тәбрикләде.
— Арчаның матур киләчәге өчен булдыклы, тирән белемле, көчле, зирәк, уңган–булган балалар тәрбияләргә язсын! — диде ул.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз