Татарстанда, безнең районда да, илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуына «Бердәм Россия» эшче төркеме контрольлек итә

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Татарстанда, безнең районда да, илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуына «Бердәм Россия» эшче төркеме контрольлек итә. Төзелеш мәйданнарына рейдлар оештырыла. Соңгы вакытта рейдлар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Лаеш, Питрәч районнарында булды.

Бу турыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, эшче төркем җитәкчесе Татьяна Ларионова чираттагы утырышта әйтеп үтте. Видеоконференциядә район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова катнашты.

2019 елда республикада 6 мең балага исәп- ләнгән 29 балалар бакчасы төзеләчәк. 6 мең урынның яртысы ясле балаларына исәпләнгән. 29 бакчаның 6сы Яр Чаллыда төзелә.

– Яр Чаллы төзүчеләре яңа уку елына бакчаларны өлгертергә йөкләмә алдылар, сүзләрендә торалар: барлык объектлардагы төзелеш дәрәҗәсе югары, эш ике сменада оештырылган, – дип сөйләде эшче төркем җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Контроль төркеме рейдларда тагын бер нәрсәгә игътибар итә: халык илкүләм проект кысаларында барган төзелешләрне никадәр дәрәҗәдә белә? Яр Чаллыда бу яктан да тәртип икән. Әти—әниләр яңа ачыласы бакча төзелеше белән хәбәрдар гына түгел, хәтта нинди җиһаз алырга кирәклеге турында да кайгырталар, ди.

Түбән Камада эшче төркем илкүләм проект кысаларында төзелүче ике балалар бакчасы төзелешен карады. Нигездә барлык төзелеш эшләре тәмамланган. Балалар бакчасы тирәсен төзекләндерәсе һәм бина эчен җиһазландырасы гына калган.

Татарстанда “Демография” илкүләм проекты кысаларында “Хатын-кызларның мәшгульлеген арттыру (3 яшькә кадәрле балаларга мәктәпкәчә белем шартларын тудыру)” дигән төбәк проекты тормышка ашырыла. 2024 елга 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрле балаларның барысы да ясле-бакча белән тәэмин  ителергә тиеш. Әти-әниләргә эшкә чыгаргамы, әллә декрет ялында утырыр- гамы дигән сорауны гына хәл итәсе кала....

Эшче төркем Лаеш һәм Питрәч районнарында да балалар бакчалары төзелешләренең яхшы темплар белән барганын күрделәр.

Видеоконференциядә кайбер районнар үзләрендә барган төзелешләр турында хисап тоттылар. Чыгышлар фотосурәтләр белән җентекле, кыска һәм төгәл булырга тиеш. Фотосурәтләргә кайчан төшерелгәне һәм нинди төзелеш барганы турындагы мәгълуматлар язылсын. Элек һәм бүген төшерелгән фотолар янәшә урнаштырылып, төзелеш ничек барганы ачык күрсәтелсен.  “Илкүләм проектлар. Фотоконтроль 2019” исеме җисеменә туры килергә тиеш.

– Фотография юк икән, димәк, эш тә юк, – дип катгый итеп әйтте контроль төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова. – Эшне тагын да көчәйтергә кирәк.

Соңыннан Гөлнара Гарипова безнең районда илкүләм проект кысаларында нәрсәләр эшләнәсен атап чыкты. Аларны санап тормыйча (ул турыда яздык, сайттан карап була) әти—әниләрне иң кызыксындырган төзелешне әйтеп үтәбез – киләсе елда Арчада 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк.

Тагын бер кат искә төшерәбез: илкүләм проект кысаларында нәрсәләр эшләнәсен VMESTE.TATAR сайтыннан карарга мөмкин. Фотоларны np.photomat@yandex.ru почтасына салырга.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International