Хуҗалыклар арасында урып—җыюга һәм туфрак эшкәртүгә әзерлек буенча смотр—конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

19 июльдә үткән киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хуҗалыклар арасында урып—җыюга һәм туфрак эшкәртүгә әзерлек буенча смотр—конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Беренче урында “Северный” хуҗалыгы. Бу хуҗалыкта район семинары да узган иде. Бәйгеләр өчен генә түгел, биредә техникага һәрвакыт сакчыл карыйлар, машина-трактор паркында да тәртип.

Икенче урында “Курса МТСы” һәм “Яңарыш”, өченче урында “Тукай” һәм “Аю” хуҗалыклары.

Әлеге киңәшмәдә терлекчелектә июнь аена йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләп үтелде. Соңгы вакытта “Ашыт” хуҗалыгының алдынгы урыннарны алып килүе гадәти хәлгә әверелде. Бу юлы да күчмә кубок шушы хуҗалыкка тапшырылды. “Тукай” ширкәте – икенче, “Северный” хуҗалыгы өченче урында.

Авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов терлекчелектәге эшләрнең торышына анализ ясады.

Быел алты айда тулай сөт саву узган елның шул чорына караганда 3 процентка артты. “Тукай” хуҗалыгында – 55, “Төрнәле – Пошалым” ширкәтендә – 50 процент үсеш бирделәр. “Яңарыш”, “Таң”, “Ак Барс” агрокомплексы”, “Казанка”, “Игенче”, “Ашыт” ширкәтләре дә шактый үсеш бирделәр.

Терлекләрнең баш саны узган елгыга караганда 341 башка кимрәк булды. “Ак Барс” агрокомлексы”, “Яңарыш”, “Кырлай” ширкәтләре – иң күп киметүчеләр.

Нәсел хезмәте җитәкчесе Җәмһәрия Зарифуллина хуҗалыкларда бозау алу буенча “Төрнәле – Пошалым”, “Северный”, “Ватан”, “Кызыл Яр” хуҗалыкларының әйбәт эшләүләрен билгеләп үтте. Районда узган елга караганда 129 бозау кимрәк алынган.

– Ясалма орлыкландыру техниклары  хезмәтенең мөһимлеген хуҗалык җитәкчеләре аңлый башладылар, – ди Җ. Зарифуллина. – Ясалма орлыкландыру – лейкоз авыруын бетерүнең нәтиҗәле юлы да. Яңасала авыл җирлегендә хуҗалык бетте, ясалма орлыкландыру да юк. Шәхси хуҗалыклардагы сыерларда лейкоз авыруы күпләп килеп чыгуның төп сәбәбе дә шул, үгез аша тарала чир.

Районда яхшы белгечләр бар. “Игенче” ширкәтенең Түбән Аты бүлекчәсендә яшь белгеч Булат Гарәпшин эшли. Аграр университетны тәмамлаган, аңа 400 сыер, 100дән артык тана тапшырылган. Узган ел 100 сыердан 113 бозау алуга ирешкән. Бу 13 процент сыер бер елда ике тапкыр бозаулаган дигән сүз. Белгеч буазлыкны УЗИ аппаратында үзе тикшерә.

Булат узган ел яшь ясалма орлыкландыручыларның республика конкурсында икенче урынны алды. Быел районда беренче булды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International