Югары Пошалым авылы клубының инстаграмда үз бите бар. Андагы фотосүрәтләр аша клубта яздан бирле төзекләндерү эшләре барганлыгын белеп тордык. Төзекләндерү гадәти эш булса да, аның авыл яшьләре тарафыннан өмә ясап башкарылуы горурланырлык та, кемнәр өчен үрнәк алып, ак көнләшү тудырырлык та күренеш. Әнә шундый актив, тырыш кешеләр, яшьләр яши Югары Пошалымда.
Хезмәттә генә түгел, авылның сәнгать тормышында да актив алар. Авылда ай саен яшьләр катнашында
узган мәдәни чаралар ук әйтеп тора бу хакта. 20 июльдә икенче ел рәттән авыл халкы, кайт-кан кунаклар, күрше авылларда яшәүчеләр клуб янындагы мәйданга “Авыл кичләре”н бәйрәм итәргә җыелды. Җыр-бию дә күп булды, гармун моңнары да күңелләрне тутырыр- лык мул яңгырады бу кичтә. Авылдашлары белән очрашып, аларны дәртле җырлары белән сөендерер өчен, Казаннан эштән генә туры клубка кайтып чыгыш ясаучы яшьләр дә булды. Һәммәсе талантлы, җырларын тыңлап туймаслык, биюләрендә хәрәкәтләренә күз иярми. Пошалым халкы белән очрашырга дип, клуб мөдире Илдус Саттаровның коллегалары, җырчы-гармунчылар, Казанбаштан Ранил Шакирҗанов, Кәчедән Рәдиф Шәйдуллин, Иске Чүриледән Шәүкәт Вәлишин да килгән.
Бүләк алучылар да аз булмады. Авылның иң матур йортында яшәүче, чаналары белән республика халкын да сөендереп яшәүче Нигъ- мәтуллиннар гаиләсе, бәйрәмгә килгән иң өлкән әби һәм иң кечкенә бәби 81 яшьлек Дания Сәмигуллина һәм әбисенә кунакка кайткан Рамилә Идиятуллина, балалар Сабантуе үткәрергә ярдәм иткән Марат Хәсәнов, солдат әниләре, яңа өйләнешүче парлар, клубка ярдәм итүче иганәчеләр... Бүгенге көндә 75 хуҗалык- лы Югары Пошалымның биш егете: Руслан Идиятов, Радик Закиров, Инсаф Саттаров, Рәмис Хәбибрахманов, Рүзәл Кашапов солдат хезмәтендә хәрби бурычларын үтәүдә. Исән-сау кайтып, куаныч белән каршы алырга язсын үзләрен. Башка еллардан үзгә буларак, быел авылда 8 туй көтелә икән: 5 егет өйләнә, ике кыз кияүгә китә. Хәтта ике йортта бу җәйдә икешәр егет яңа тормыш корачак. Ике яшь пар авылда төпләнеп калачак. Яңа йорт җиткерүчеләр дә аз түгел, әле дә төзеп ятучылар бар. Соңгы ике елда 6 гаилә яңа йортларга күченгән.
Клуб берничә ел элек авария хәлендә булганлыктан, ябылган булган. Ләкин авылда яшьләр күп, кичләрен җыелышырга урын кирәк. Яшьләр Илдус абыйның уртанчы улы Инсафны, 18 яше тулгач клубка эшкә керергә әгъвәли башлый. Әле көллияттә укып кына йөрсә дә, кызыксына егет. Чөнки клуб, сәнгать тормышы Саттаровлар гаиләсе өчен яшәү рәвеше дисәң дә ялгыш булмас. Илдус абый белән Гөлсинә апаның өч улы да кечкенәдән җырлап үскән. Илдус Саттаров үзе дә балачагыннан ук гармун тарткан малай. Клубка гармунны да Чаллыдан ук алып кайткан. Киләчәктә клубка баян булдыру турында хыялланып йөри. Аның мөдир булып эшли башлавына ярты елдан артык кына әле. Улы армиягә киткәч эшли башлаган. Берничә ел рәттән алдынгылыкны бирми, ТР Президентының 100 мең сумлык акчалата бүләгенә ия булган, 20 ел кыр корабын иярләгән алдынгы комбайнчыны ширкәттән җибәрәселәре килмәгәндер, әлбәттә. “Барысына да өлгереп булмый. 5 сыер, 15 үгез асрыйбыз. Олы улым Казанда эшли, икенчесе армиядә, шунлыктан, комбайнда да эшләп терлекне дә күпләп асрап булмый”, — ди үзе. Терлек асравының клуб өчен дә файдасы бар — төзекләндерү вакытында акча меңәрләп үз кесәсеннән чыккан.
Бүгенге көндә клуб авылның үзәген ямьләп балкып тора. Үрнәк авыл җирлеге ярдәмендә проф-
настил белән тышланган, түбәсе яңартылган клубның эче төзекләндерелгән, буялган, нурланып үзенә дәшә. Иске бильярд өстәле алып кайтып, аңа яңа уен җиһазлары алганнар, ДВП алып теннис өстәле ясаганнар, урындыклар да тапканнар. Уен җиһазларына яшьләр үзләре акча җыйган. “Кыш көне 5 тә үк ачабыз клубны, шул вакытта ук уйнарга яшьләр чыга. Уйнарга чират торалар, күрше авыллардан да киләләр”, — ди Илдус абый. Ярдәм итә дигәннән, гел акчалата булышып торучы авылдашлары Равил Галәветдиновка, Фәрит Гатауллинга рәхмәтле ул.
Бәйрәм тәмамланганда алып баручылар клуб мөдире Илдус Саттаровның исемен телгә алуга, авыл халкы дәррәү кул чабып, рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү бер төрле шатландырса, авылдашларыңның сине әнә шулай хөрмәт итеп торуы әйтеп бетергесез бәя бит. Һәр узган чарадан соң ишеткән рәхмәт сүзләре иңеңә канатлар куйгач ничек күңелең үсеп эшләмисең ди инде?! Димәк, тиздән Пошалым халкын тагын күңелле бәйрәмнәр көтәчәк. Бәлки быел да, театр түгәрәгенә йөрүчеләр тагын яңа спектакль өйрәнеп тамашачы хозурына ирештерер.