Арчада яшәүче Гөлирам апа Хаялованың 95 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме, истәлек бүләге тапшырды.
Гөлирам апа Апас районыннан, күп балалы гаиләдә үскән. Әтисе колхозда бригадир булган, әнисе хуҗалыктан сөт җыйган. шулай тыныч кына яшәп яткан бу гаиләгә дә сугыш үз эзен салмый калмаган. Әтисе, өлкән абыйсы фронтка киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Сарык сөте җыю планын үтәмәгән өчен әнисен төрмәгә утырт-
каннар. Гөлирам үзеннән соң килгән алты бала белән берүзе калган. Ул бөтен булган кыйммәтле әйберләрен сатып бетереп, адвокат яллап, әнисен коткару артыннан йөргән.
1944 елда кызны сугышка әзерлиләр. Ул окопта йөрер-
гә, мылтыктан атарга өйрәнә. Тик бу белемнәренең аңа кирәге чыкмый. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң Гөлирам авыл советында салым агенты, комсомол секретаре була. Сугыштан соң колхоз эшенә йөри. Шул ук вакытта авылның мәдәният тормышында катнашырга да вакыт таба. Кул эше белән шөгыльләнә.
1948 елда май заводы инспекторы Шәһәртдин Хаяловка кияүгә чыга.
Озакламый уллары туа.
Арча районына Хаяловлар 1960 елда күчеп килә. Биредә Гөлирам апа кибетче булып эшләп лаеклы ялга чыга. Тормышында зур югалтулар кичерә. 1983 елда ире, 1996 елда бердәнбер улы Альберт вафат була. Бүген ул ялгызы гына яшәп ята. Әмма аның туганыдай якын иткән дуслары, күршеләре бар. Социаль хезмәткәр булыша. Улы белән бергә укыган Рафис бер дә онытмый, хәлен белеп ярдәм итеп тора. Алар юбилее белән котларга да килгәннәр иде.
– Улы фаҗигале вафат булды. Ана йөрәге бу хәс- рәтне бик авыр күтәрде. Аның өчен улы әле дә исән кебек, – диде Рәзинә ханым. – Бик булган ханым ул Гөлирам апа. Кулыннан килмәгән эше юк. Картиналар чигә, тегә. Бик күп эшләрен музейга илтеп тапшырды.
– Бик дини дә. Дини китаплар укый. Сүрәләр күп белә. Аның укыган догалары да кабул була, – дип өстәде күршесе Сәвия ханым.
Гөлирам апа бик матур җырлаган да. Бу көнне дә кунакларга бәйрәм хөрмәтеннән җырын бүләк итте.
Сәхифәне
Гөлсинә Зәкиева
Әзерләде