Хезмәт юлын пионервожатый булып башлап, бөтен гомерен пионериягә багышлаган Әлфия апа Бәдретдинова 90 яшь тулды.
Мәскәүдән Путиннан хат килгәнне белгәч, Әлфия апа: “Минем фамилияне кайдан белде икән ул?” – дип куйды. Аның аптыраулы карашы һәм бу соравы янындагыларны елмаерга мәҗбүр итте. Кечкенә генә гәүдәле, әмма гаҗәеп җиңел бу апа юбилеен билгеләп үтәргә җыелган туганнары, дуслары, күршеләре янында бөтерчектәй бөтерелде, шатлыгын яшерә алмады. Районнан котларга килүчеләрне дә күргәч, сөенеченнән кая басарга белмәде. Аны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, үзенең Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Гомер буе эшләп, хезмәтеңне ничә еллардан соң да бәяләп искә алсалар, кемгә күңелле булмас иде икән?
Яңа Ашытта күп балалы гаиләдә туып-үсә ул. Сугыш башланганда 12 яшьлек сабый гына була. Әтисе бронь белән сугыштан кала, ә менә Дания апасы китә. Дөрес, исән-сау кайта. 1947 елда кыз урта мәктәпне тәмамлый һәм Казандагы өлкән пионервожатыйлар әзерләү курсларына укырга керә. Хезмәт юлын Югары Оры мәктәбендә өлкән пионервожатый булып башлап җибәрә.
Аннан югары белем ала, татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштерә. Әмма ул беренче сайлаган һөнәрен гомерлек юлдашы итеп ала. Арча районының кайсы гына мәктәбенә җибәрмәсеннәр, намус белән эшли, балалар белән бик тиз уртак тел таба, төрле чаралар оештыра, укуларында булыша.
1962 елда Әлфия Яңа Кырлай егетенә кияүгә чыга, әмма никахлары озын гомерле булмый. Яшь ханым Яңа Кенәргә кайтып, мәктәпкә эшкә урнаша, кызы Кадрияне ялгызы тәрбияли.
Еллар үтә. Кадрия үсеп буйга җитә, әнисе юлыннан китеп, укытучы һөнәрен үзләштерә. Хәзерге вакытта Әлфия апа кызы гаиләсендә Югары Орыда яши. Ике оныгы бар. Шулар өчен сөенеп туя алмый.
Юбилее да Югары Орыда туганнары, якыннары, дуслары янәшәсендә үтте. Аны Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов та котлады. “Пионер илендә тәрбияләнгән кеше бервакытта да сынатмый”, – дип аның белән горурлануын әйтеп үтте юбиляр. Әлфия апа әле дә яшь чактагы, гөрләтеп эшләп йөргән, мәктәп- ләрне шаулаткан еллары хатирәләре белән яши. Шулар аңа яшәргә көч һәм дәрт бирә.