Анда узган чаралардан һәрвакыт көч, энергия алып чыгасың

2019 елның 26 июле, җомга

Анда узган чаралардан һәрвакыт көч, энергия алып чыгасың. Тантана уза торган залына кадәр рух күтәренкелеге бирә. Ә истә кала торган чаралар даими узып тора Арчаның ЗАГС бүлегендә. Язылышу тантаналарыннан тыш, юбилей, бәби туу, ана капиталы тапшыру һ.б. кебек чаралар уздырып, никадәр кешегә күңел җылысы, көч, ышаныч бирә алар. “Үзебез дә күркәм гаиләләр белән аралашып, әллә ничә көн канатланып йөрибез”, — ди җитәкче Фәридә Бәхтиярова.

Узган атнада биредә тагын бер үзгә тантана — демографик милли проектны тормышка ашыру максатында яңа туган игезәк сабыйларны теркәү узды. 12 июль — әтиләре Булатның 29 яшьлегенә бүләк булып (Булат та шул көнне туган) дөньяга килгән Камилә белән Ясминәне теркәү тантанасы. Ике яктан әби-бабайлары Чаллыдан һәм Балтач районының Киров өлкәсе чигендә урнашкан Куныр авылыннан ук килгән. Яшьләрнең бәхетләре белән уртаклашып, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина изге теләк-ләрен җиткерде.

Рамилә һәм Булат Садыйковларның шатлыгы чиксез. Аеруча 4 яшьлек Сәмир шат. Берьюлы ике сеңелле булу бәхетен аңлап бетермәсә дә, бар кеше тарафыннан үзенә игътибар булу, әтисе алдында горурланып утырулары бик рәхәт шул. Арчада балалар бакчасында урын булмагач, Кунырдагы бакчага йөрергә, Рифат бабайсы белән Гөлшат әбисе янында яшәргә мәҗбүр икән әле Сәмир. Әти-әнисе белән көн дә күрешеп тора алмагач, алар белән булган һәр минут кадерле аңа.

Рамилә белән Булат КФУда бергә укыганда таныша. Булат Яр Чаллы егете, Рамилә Кунырдан. Яшьләр гаилә корып ике ел чамасы Казанда яшәгәч, Арчага кайтып урнаша. Арчада яшәр өчен уңайлы, Булатка Казанга йөреп эшләр өчен дә якын, диләр. “Арча безгә дә бик ошый”, — дип сүзгә кушыла Булатның әтисе Марс абый. Алар иптәше Дилбәр апа белән КамАЗда эшли, уллары гаиләсенең шатлыгын уртаклашырга дип иртүк кайтып җиткәннәр. Игезәкләр туу Марс абый буыныннан килә икән. “Минем бертуганнарымның да, туганнан туганнарның да һәммәсендә диярлек игезәк балалар үсә”, — ди ул.

Балаларның кыз буласын УЗИ аппараты ярдәмендә күптән белгән Садыйковлар. Иң беренче УЗИны узып, игезәк икәнлеген әйткәч, хатынына “Шаяртасың мәллә?” дип Булат ышанмыйча да торган. Гаилә корганчы ук Булатның хыялында өч бала әтисе булу уе йөргән, әгәр Аллаһы Тәгалә үзләрен кыз бала белән бүләкләсә, Камилә исеме куярбыз дип тә уйлап йөргән икән. Аллаһы Тәгалә аның хыялын тормышка ашырды. Хәзер гомерләре буе шул сабыйларга тиешле тәрбия биреп, иманлы итеп үстереп, аларга терәк булып яшисе дә яшисе. Саф татар исемнәре кушылган кызларның исем мәгънәсенә килгәндә, Ясминә чәчәк, балкып торучы дигән мәгънәгә ия булса, Камилә исеме кимчелексез, һәрьяктан җитешкән дигәнне аңлата. Сау-сәламәт кенә булсыннар. Алар хәзер 12 июль — Питрау көнендә өч туган көнне берьюлы уздырачак. Бәхетләре гомерлек, гомерләре бәхетле булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International