Әле күптән түгел генә Наласа авылы яшьләре бердәм булып авыл бәйрәме ясады. Кеше дә күп иде, бик матур үтте, дип әйтәләр. “Икенче көнне бәйрәм үткән болынны әйләнеп мендем, ник бер чүп әсәре булсын!” — дип сөйләде бер танышым.
2002 елда бер төркем арчалар Актанышка, урамнарда ничек чәчәк үстергәннәрен карарга барды. Шаккатып кайттылар. Ул вакытта да, «Арчада була торган хәл түгел, урлап бетерәчәкләр”, — диючеләр булды. Аңа кадәр урамнарда алабута, кычыткан гына үсә иде шул. Бүген Арча урамнарындагы аллы-гөлле чәчәкләрдән күзләр камаша.
Моннан берничә ел элек район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтҗанов Арчада пластик әйберләрне аерым җыю идеясе белән янып йөрде. Шәрык бистәсендә контейнер да куйдылар. Башта бу яңалыкка да сәерсенеп караучылар булган иде. Тора-бара ул контейнерларның саны артты.
— Бүген Арча шәһәрендә каты көнкүреш калдыклары җыю мәйданчыкларында җиде урында полиэтилен
әйберләр өчен аерым савытлар бар, — ди “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимов. — Без Казанның икенчел чимал кабул итү ширкәте белән килешү төзедек, әлеге контейнерларда җыелган әйберләр шунда җибәрелә.
Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе эшләп туктаган батареяларны җыю акциясе уздыра. 24 июльгә 700 килограмм элемент җыелып, Чиләбе шәһәренә озатылган. Һәр теләгән кеше идарәгә килеп, махсус контейнерга батареяларын салып китә ала. Әйдәгез, без дә үзгәреп карыйк әле.
Ильяс Фәттахов