25 июльдә район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык, предприятие, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде

2019 елның 26 июле, җомга

25 июльдә район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык, предприятие, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү һәм уракка әзерлек чаралары белән таныштырды.

Үләннәрнең беренче каты көткән уңышны бирмәде, барысы 18 мең тонна печән һәм 120 мең тоннадан артык сенаж салынган килеш. Әлегә бер шартлы башка 15 центнер азык берәмлеге туры килә. Күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан сенаж һәм кукуруздан силос салу хисабына кышка җитәрлек азык әзерләп бетерергә кирәк булачак.

Район башкарма комитеты тарафыннан “Урып-җыю эшләренә әзерлек һәм уракны башкарып чыгу, көзге чәчүгә җир әзерләү һәм 2019 елның көзге чәчүе хакында” карар кабул ителде. Карар нигезендә штаб булдырылды, сыйфат комиссиясе төзелде.

Быел район буенча 61 мең гектарда игеннәрне җыеп аласы бар, шуның 56305 гектары бөртекле культуралар, 5 меңнән артыгы рапс.

Урып-җыюны уңышлы башкарып чыгу өчен һәр комбайн- нан нәтиҗәле файдаланырга, аларда ике сменалы эш оештырырга, амбарга кайткан икмәкне вакытында эшкәртеп урнаштырып барыр-

га кирәк. Көнне-төнгә ялгап эшләгән игенчеләр вакытында хезмәт хакын, премия- ләрен дә алырга, башка төр кызыксындыру чаралары да оештырылырга тиеш.

Бу урында район башлыгы алдынгы комбайнчыларга район тарафыннан түләнә торган премияләр узган елгы- дан ким булмаячак, дип ассызыклады. Ул шулай ук урак вакытында югалтуларга юл куймаска, һәр хуҗалыкта сыйфат комиссияләренең эшенә зур игътибар бирергә чакырды.

Ренат Мансурович районның авыл-хуҗалыгы тармагында быелның 6 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак ясады. Алар белән сез газетабызның 2 битендә таныша аласыз.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин экотехнопарк мәсьәләсе турында чыгыш ясады. Ул чыгышында районда чүп яндыру заводы төзелмәячәген тагын бер кат ассызыклады.

Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова районда икүләм проектларны тормышка ашыруның торышы турында сөйләде.

Шушы юлларны язып утырганда “Яңарыш” хуҗалыгында урак өсте башланган дигән хәбәр килде. Көтеп алган шатлыклы вакыйга! Шунда юл тоттык.

Нәкъ урак өстендәгечә кояш кыздыра. Хуҗалыкның арыш басуында бүген шактый кеше күренә. Җитәкчеләр дә, белгечләр дә шунда. Район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык игенчеләрен яңа уңышны җыйнап алуга керешүләре белән котлады, беренче бункер ашлык суктырган комбайнчылар Фәрит Мөхәммәтҗанов белән Фәрит Хөснетдиновка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International