4 август көнне Арча стадионында “Туплы тамаша” дип аталган уникаль проект булачак. Безгә кунакка татар эстрадасы йолдызлары Филүс Кахиров, Раяз Фасыйхов, Булат Нигматуллин, Венер Салимов, Алмаз Шарифуллин, Риназ Фазлыйәхмәтов, Зөлфәт Фахретдинов, Ильнар Ялалов, Фәнил Вакказов һәм башка артистлар кайтачак. Бу егетләр Арча яшьләренә каршы иптәшләрчә футбол очрашуы үткәрәчәк ә аннары сәхнәдә «Open Air» форматында концерт программасы белән Арча халкын сөендерәчәк. Ахырдан дискотека һәм бәйрәм салюты! Тамашага рәхим итегез!