Питомник болынында “Арча” дип аталган сәнәгать паркы булачак

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Питомник болынында чүп полигоны төзеләчәк, дип сөйләп йөрүчеләр әле дә бар. Кеше ышанмастай хәлне чын булса да сөйләмә, диләр бит. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов белән әңгәмәне шул темадан башладык.

— Питомник болынында “Арча” дип аталган сәнәгать паркы булачак, — диде ул. — Мәйданы 21 гектар. “Союз” копперативы аннан 1 гектарга якын җир алды инде. Быел төзелешне башлый. Анда яшелчә саклагыч, юып капларга тутыру линиясе булачак. Халыктан бәрәңге дә сатып алачаклар. Проекты — 50 млн. сумлык.

Киләчәктә биредә тимер-бетон җитештереләчәк, терлекләр өчен азык өстәмәләре ясый торган завод һәм эшкәртү цехы булдыру күздә тотыла. Инвестор белән бер бетон измәсе ясау заводы төзү буенча сөйләшү алып барыла. 2018 ел ахырында республикадан 69 млн. сум акча бирелде, сәнәгать паркына юл салына, ут, газ кертелә, койма тоту эшләре башланды. Инфраструктураны үстерү өчен тагын 72 млн. сум акча биреләчәк. Сәнәгать паркында 300гә кадәр кешегә эш урыны булачак.

— Кече һәм урта эшмәкәрлекнең тоткан роле турында да әйтеп үтсәгез иде.

— Районда 3 сәнәгать мәйданчыгы әйбәт кенә эшли, аларда 18 эшмәкәр теркәлгән. Барлык теркәлгән оешмалар — 1400. Кече эшмәкәрлектә 2350ләп кеше хезмәт итә. Урта бизнеста 670 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы район буенча 25450 сум.

Быел беренче кварталда кече предприятие- ләр 1 миллиард 900 млн. сумлык продукция җитештерде. Ваклап сату әйләнеше 990 млн., сәнәгать предприятиеләренеке 515 млн. сум булды.

Быел районга 483 млн сумлык инвестиция керде.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International