Район хакимиятенең актлар залына мәгариф учреждениеләренең башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре җыелды

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Район хакимиятенең актлар залына мәгариф учреждениеләренең башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре җыелды. Җитәкчеләре Вакыйф Харисов та шунда. Утырышта район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова катнашты.

Башта Вакыйф Вәгыйзович агымдагы мәсьәләләр турында сөйләде. Тиздән – яңа уку елы. Аңа әзерлек эшләре дәвам итә. Август киңәшмәләренә дә озак калмады. Профсоюз әгъзаларының җәйге ялы турында да сүз булды. Ташламалы бәяләргә теплоходта сәяхәткә чыгулар, Мәскәү, Санкт—Петербургка барулар, Кырымда, санаторийларда ял итүләр – болар бар да профсоюзның үз хезмәткәрләре сәламәтлеген кайгырту максатыннан эшләнә. Соңыннан Арчаның 4нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Мифтахова: “Кырымга автобуста ял итәргә барачакбыз. 15 меңгә төшә...” – дип шаккатырды.

Район мәгариф идарәсенең мәгълумат–методик үзәге җитәкчесе Зөлфия Кәлимуллина мәктәпләрдә илкүләм проект кысаларында нәрсәләр эшләнәсе турында сөйләде. Лесхоз, Иске Чүриле, Яңа Кенәр, Арчаның 7нче мәктәбе, Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәбендә кайбер фән бүлмәләре төзекләндереләчәк, җиһазланачак.

 Гөлнара Гарипова башлангыч профсоюз оешмалары рәисләренә:

– Сез районда, үзегездә илкүләм проект кысаларында барган төзелешләрне, үзгә-

решләрне белергә тырышыгыз, аларның ничек барганын карагыз, даими күзәтегез, фотосурәткә төшерегез һәм әти—әниләргә, күршегез, авылдашларга да бу турыда аңлатсагыз иде, – дип мөрәҗәгать итте. – 2019 елда районда 12 илкүләм проектның 6сы тормышка ашырыла. Иң эре төзелеш Яңа Чүриле психоневрология интернатының яңа торак төзелеше, ул киләсе елның августына әзер булырга тиеш. “Торак һәм шәһәр мохиты” проекты кысаларында Арча үзәге үзгәртеп корыла. Урта Пошалымда медпункт эшләнә. Иске Чүриле мәдәният йорты ныклап төзекләндерелде. Анда эш тәмамланып килә. Район үзәк китапханәсендә концерт залы булачак. Әлеге залда Санкт—Петербургта яки Мәскәүдә, Казанда барган концертларны бер үк вакытта турыдан—туры экраннан карап булачак. Район поликлиникасында өлкәннәр өчен махсус табиб белән гериатрия бүлмәсе эшли башлады. Бу максаттан район социаль яклау бүлегенә автобус та кайтачак. Автобус белән өлкәннәрне җыеп, табибка китерү һәм өйләргә тарату да оештырылачак.

Район үзәк хастаханәсендә районара йөрәк—кан авыруларын дәвалау үзәге, онкология, балалар бүлеге яңа дәвалау җиһазлары белән тулыланачак. “Торак һәм шәһәр мохиты” проекты нигезендә торак төзелеше 2024 елга 1,5 тапкырга артачак. Бүген районда елга уртача 25 мең квадрат метр торак төзелсә, 2024 елга ул 37,5 мең квадрат метрга җитәчәк!

Арча стадионында ГТО тапшыру өчен махсус спорт мәйданы эшләнәчәк. Балалар бакчасы төзелеше дә өчәү булырга тора.

Дәүләт программалары ярдәме белән халык өчен башкарылган эшләр күп. Алар турында саннар сөйли. Бер генә сан. 2008 елдан 2018 елга кадәр районда 44 ятим торак белән тәэмин ителгән!

Соңыннан башлангыч профсоюз рәисләре илкүләм проект кысаларында Арчада барган төзелешләрне карадылар.

Румия НАДРШИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International