Район ветераннар советы һәм иҗтимагый совет вәкилләрен поликлиника янында район үзәк хастаханәсе баш табибы Тәлгат Баһаветдинов һәм поликлиника мөдире Лилия Фәйзрахманова каршы алды. Ветераннар илкүләм проект кысаларында үзләре өчен эшләнгән бүлмә һәм анда кабул итүче табиб белән танышырга килделәр. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова да ветераннар белән иде.
Баш табиб эшне поликлиника уңайлыклары белән таныштырудан башлады. Коляскадагылар өчен поликлиникага керү юллары, эчкә узгач, коридордагы тотыну җайланмалары, бәдрәфтәге уңайлыклар, беренче катка урнашкан анализга кан алу, флюорография, участок табибы бүлмәләренең беренче катта булуы — өлкәннәр өчен уңайлы. Уңайлыкларны карый-карый беренче каттагы гериатрия бүлмәсенә килеп керделәр. Анда өлкәннәр белән эшләүче махсус әзерлекле табиб Рәмзия Хәйруллина каршы алды.
– Иң башта гадәттәгечә үзеңнең участок табибыңа күренәсең, – дип сөйләде Рәмзия Хәйруллина. – Участок табибы авыруны гериатрия табибына юлласа гына, сез бу бүлмәгә киләсез. «Гериатрия» грек сүзеннән алынган – «өлкән» һәм «дәвалау» мәгънәләренә ия. Өлкәнәюнең аның үзенең аерым үзенчәлекләре бар. Менә шул үзенчәлекләрне исәпкә алып, без дәвалыйбыз, гомерне сыйфатлы яшәрлек итеп озайтырга тырышачакбыз.
Бу максаттан өлкәннәрне поликлиникага йөртү өчен район социаль яклау бүлегенә якын көннәрдә автобус та кайтачак.
Тәлгат Баһаветдинов район үзәк хастаханәсендәге шартлар турында да сөйләде. Заманча җиһазландырылган ашыгыч ярдәм машиналары, районара йөрәк—кан авырулары, травматология үзәкләре, реанимация, онкология бүлмәләре һ.б. – Арча халкына гына түгел, күрше—тирә районнарга да хезмәт күрсәтә. Хатын—кызлар өчен маммография бүлмәсе ачылу шулай ук зур казаныш булды. Табибка даими күренеп, медицина тикшерүе үтеп торырга кирәк. Чирне азганчы ачыкласаң, дәвага уңышлырак бирешә. Йөрәк—кан авыруларыннан интегүчеләр күп. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга киңәш ителә. Теге яки бу чир буенча инвалидлыкка чыгучыларның күбесе ташламалы дарулардан баш тарта, алар акчасын алуны кулаерак күрә. Сәламәтлеге буенча инвалидлык алучылар даими дәваланып торырга тиеш- ләр. Чир азып китеп, кыйммәтле дарулар кирәк булуы да бик ихтимал. Кызганыч, мондый хәлләр булып тора.
Баш табиб медицина белгечләре хезмәтенең авыр икәнлеген ассызыклап үтте. Аларга кайчакта төнлә йокламыйча бала тудырырга, операция ясарга, авыр хәлдәге авыруны кабул итәргә, медицина хезмәте күрсәтергә туры килә, ә инде иртәнге сәгать 8дә ул яңадан эш урынында булырга тиеш. Андый вакытта елмаясы килеп торырмы икән... Ә елмаерга кирәк!
Форсаттан файдаланып, ветеран Хәсибә Гатауллина үзенең рәхмәтен әйтте. “Быел сәламәтлегем какшап, Арча табибларында күренеп, хастаханәдә ятып чыктым. Хәзер хәлем әйбәт. Рәхмәт, бик әйбәт карадылар. Хастаханәдә шартлар яхшы хәзер”.
Сүз дә юк, медицина хезмәткәрләре бик тә җавап- лы хезмәт башкара. Без ул хезмәтләрне күз алдына да китерә алмыйбыз, аңламыйбыз да. Аларның хезмәтен газета битләрендә күбрәк яктыртырга кирәк, дигән уй белән кайттым.
Румия Саттарова