Район хуҗалыклары әкренләп урып—җыю эшләренә керешә бара

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Район хуҗалыклары әкренләп урып—җыю эшләренә керешә бара. «Яңарыш» ширкәтендә арыш сугып сыттырылган бөртекне җиңсәләргә тутыралар. Мондый азыкны бөртекнең дымлылыгы 35 процентка кадәр булганда әзерләргә мөмкин. Яхшы азык, игеннәрнең өлгереп беткәнен көтәсе юк, төп уракка керешкәнче комбайннарны сынау да бу.

“Игенче”дә шепкән, “Ак Барс” агрокомплексы”нда кындырак суктырдылар.

“Казанка” хуҗалыгы быел да барысын да уздырды, арышны сугып, элеваторга китерә башлады. Беренче олауларны китергән шоферлар Хәлил Фатыйхов, Разих Хәмзин һәм Илшат Әхмәтшинга бүләкләр тапшырдылар. Арыштан әйбәт уңыш көтәләр бу хуҗалыкта, мәйданнары да шактый.

26 июльдә «Игенче” ширкәтендә көзге культураларның уңышын арттыру, туфракны төп эшкәртүгә багышланган зона семинар—киңәшмәсе үтте. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

– Ел саен диярлек көзге культураларның яртысына якынын бозарга туры килә, хурлык бу, моңа һава торышы гына гаепле түгел, – диде министр урынбасары.

Республиканың элиталы орлыклар ассоциациясе җитәкчесе Юрий Еров әйтүенчә, көзге культуралар игүдә җибәрелгән унике хатаның икесенә генә һава торышы “гаепле”. Иң зур хаталарның берсе – күчмә фонд орлыклар булмау. Яңа уңыш ашлыгын чәчү өчен сукканнан соң бер ай өлгертергә кирәк. Ә бу инде чәчү өчен иң әйбәт сроклар узып китте, дигән сүз.

Көзге культуралар мәйданнарының яртысыннан артыгы яраксыз элгәрләргә чәчелә. Иртә чәчкәндә үсемлекләр артык үсеп китеп үзләрендәге шикәрне ашыйлар һәм начар кышлап чыгалар. Иң әйбәт срок – август уртасы.

Семинар—киңәшмәдә катнашучылар сорт сынау участогында үстерелгән игеннәрне карадылар. Биредә 10 культураның 224 сор-

тын игәләр. Монда кергән хезмәткә исләрең китәрлек! Һәр кишәрлекне аерым эшкәртәсе, чәчәсе, уңышын җыеп аласы. Инвестор Габделхәй Кәримов сорт сынау участогының базасын ныгыту буенча күп эш башкарды. Участок мөдире Фәнис Зариповның күптәнге хыялы тормышка ашкан – яңа комбайнлы булганнар. Элеккесе 40 “яшькә» якынлаша иде инде.

Семинарда туфрак эшкәртү техникасын күрсәттеләр, эшләтеп тә карадылар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International