Районда юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә игътибар юнәлтү максатыннан оештырылган “Автотуташ” бәйгесе узды.
Арчадан Гөлнара Фәйзрахманова әлеге бәйгедә 5 ел рәттән катнашучы тәҗрибәле йөртүче. Ике ел рәттән районда җиңү яулап, республика бәйгесендә көч сынашкан. Быел да җиңүче булып калды ул һәм аны быел да 15 августта Казанда республика ярышы көтә. Шәхси фирмада хисапчы булып эшләүче Гөлнара ярышларны ел да көтеп ала, әзерләнергә дә вакыт таба. “18 яшемдә йөртү таныклыгы алып руль артына утырдым. 17 ел инде машинада йөрим. Мин йөри башлаган елларда руль артында хатын-кызлар сирәк иде. Машина белән Казанга еш йөрим, ерак юллардан үзем генә Алабугага барганым бар. Әлегә машинаның уңайсыз хәлдә калдырганы юк үземне, күз тимәсен. Бәйгегә ел саен әзерләнгәч, юл йөрү кагыйдәләрен кабатлап кына чыгам. Тик махсус мәйданчыкта, бәяләүчеләр каршында машина йөрткәндә дулкынлану хисе биләп ала. Катнашу өчен теләк һәм ныклы әзерлек кирәк”, — дип киңәшләре белән дә бүлеште ул.
Бәйгенең беренче өлеше ЮХИДИ бүлекчәсендә оештырылды. Биредә катнашучылар белемнәрен сынап, сорауларга җавап бирде. Аннан соң бәйге фигуралы йөртү осталыгы буенча махсус мәйдан- чыкта дәвам итте.
Катнашучылар арасында 20, 10 ел машина йөртүчеләр белән беррәттән, бер ай элек кенә йөртү таныклыгы алган туташлар да бар иде. Мәсәлән, Түбән Пошалымнан Миләүшә Галәветдинова. “Әлегә шәхси машинам юк, алырга йөрим. Бүген автомәктәп машинасында ярыштым. Таныклыкка имтихан биргәннән соң бер дә руль артына утыр- ганым юк иде”, — ди үзен сынап карарга уйлап ярышка килгән һәм 5 нче урынга ия булды Миләүшә. “Биредә үз эшләренең осталары укыта”, —дип автомәктәп коллективына рәхмәтен дә җиткерде.
Бәйгедә 2 нче урынга Арчадан Наталия Шакирҗанова ия булды, өченче урында Айгөл Исламова. Наталия ел саен катнашучыларның берсе, машина йөртү стажы да 5 ел. Айгөл быел тәүге тапкыр килсә дә, бәхет елмайды үзенә.
Катнашучы туташ һәм ханымнар Арча районы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлекчәсе һәм автомәктәп җитәкчелегенең бүләкләренә ия булды. Машина иярләүче кыю ханымнарга ДОСААФ җитәкчесе Рөстәм Алеев һәм ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин чәчәкләр бәйләме бүләк итте.
Розалия САФИНА