Аларның бергә парлы булып яшәгән еллары җиденче дистәгә таба китте. 60 ел иңгә-иң куеп тигез канатлы булып яшәү бу дөньяда бик бәхетлеләргә генә насыйп була

2019 елның 2 августы, җомга

Аларның бергә парлы булып яшәгән еллары җиденче дистәгә таба китте. 60 ел иңгә-иң куеп тигез канатлы булып яшәү бу дөньяда бик бәхетлеләргә генә насыйп була. Яңа Кырлайда гомер итүче Эльмира һәм Даян Шакировлар шундыйларның сафын тулыландыручы пар.

Бу истәлекле көнне алар кызы гаиләсе, туганнары, дуслары, күрше-тирәләр белән Арчадагы кафеда зурлап бәйрәм итте. Бәйрәм итмәслек тә түгел, тигез булып яшәп, бүгенге көндә үз-үзләрен йөрткәндә туган-тумача белән бер очрашып аралашу мөмкинлеге туганда кире кагып буламыни?! Өстәвенә, бердәнберләре Гүзәл гаиләсе белән бергәләп әти-әнисен шулай зурлап торганда.

Гүзәлләре әти-әнинең өмете дә, таянычы да. “Без аны иркәләп үстермәдек. Кечкенәдән, ир егетләр сыман печән чабып, бар эшне эшләп үсте”, — дип горурлана аның белән Даян абый. Ә Гүзәл апа, хезмәт сөяргә өйрәтеп, тырыш булырга өндәп үстергәннәре өчен әти- әнисенә гомере буе рәхмәтле. Тырыш булмаса ул хөкүмәт эшен алып баруы белән беррәттән, Казанда һәм Арчада шәхси күз дәвалау клиникалары ача алыр идемени?! Хәер, ул гомере буе хезмәт белән яшәгән әти-әнисе үрнәгендә тәрбияләнеп үскән шул. Эльмира апа гомере буе балаларга белем бирсә, Даян абый укытучы да була, җитәкче урыннарда да эшли.

1954 тә, Эльмира апа институт бетереп, Самарадан гаиләләре белән Казанга күчеп килгән елны урта белемгә ия булган Даян абый армиягә китә. 3 ел хезмәт итә ул. Булдыклы егетне җитәкче хәрбиләр тиз күреп ала. “Дәрәҗәле чакырулар булды. Германиядә 5 ел укырга тәкъдим ясадылар, ризалашмадым. Аннан Ленинград хәрби-диңгез академиясенә чакырдылар. Анысында хәрби абыем белән киңәштем. “Безнең гаиләгә бер полковник җитте энем, син авылга кайт та, әти-әни белән яшә, аларны кара, диде абый”, — дип үткәннәрне искә төшерә Даян абый. Армиядән кайткач та райкомга эшкә чакыру ала ул. Тик һаман шул әти-әнисен ялгыз калдырасы килми һәм Яңа Кырлай мәктәбендә физкультура укыта башлый, читтән торып Казан дәүләт университетына укырга керә.

Ә бу вакытта инде Самара өлкәсендә туып үскән гүзәлкәй Эльмира юллама белән Яңа Кыр- лай мәктәбенә килеп рус теле һәм әдәбияты укыта башлаган була. Эльмира апа язучы Фәтхи Борнаш нәселенең бер тармагыннан, укымышлы, зыялы нәсел, туганнарының күбесе табиблар. Укымышлылык буенча Даян абый ягы да төшеп калганнардан түгел. Әтисе Габделхәйне Шакир бабайсы (Даян абыйның бабайсы була) “Син рус телен белергә тиеш”, — дип өч ел Хәтнәдә укыта. Аннан Кышкар мәдрәсәсендә укый Габделхәй абый. Дин тыелган заманнарда да авылдаш яшьләрне Аллаһы Тәгалә каршында никахлы итү өчен күп көч, тырышлык куя ул. Тыелса да, “Син укыган никах гомерлек була”, — дип яшьләр үзләре килә янына.

Даян абый Өчиле кызы Фатыйма белән Яңа Кыр-лай егете Габделхәйнең назын, яратуын тоеп үсә. Фатыйма апаның әнисе Бибихәзинәнең Тукайның әбисе Латыйфа белән туганлыгы булган. “Әти әнине алып кайткан елны Өчиледән Кырлайга 12 кыз кияүгә килгән. Ул заманнарда Өчиле кызлары абруйлы, дәрәҗәле булган, күрәсең”, — ди Даян абый.

Коръәндә ир белән хатын бер-берсенә зарур, бер-берсен тулыландыручы бербөтен булуы турында әйтелгән. “60 ел бер карасаң күп тә сыман, бер караганда, сизелмәгән дә кебек...”, — ди Даян абый. Ул гомернең күп өлеше эш белән узганга, сизелми калуы да ихтимал. Чөнки алар лаеклы ялга чыккач та шактый вакыт хезмәтләрен ташламый, Даян абый бүген дә җирлекнең башлангыч ветераннар советы рәисе. Эльмира апаның укучылары аңа һәрвакыт рәхмәт укып яши. “Төнлә уятып сорасаң да Эльмира апа өйрәткән күп кагыйдәне беләм”, — ди өлкәннәрне котларга килгән Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров. Алар Шакировлар белән гомерләре буе күрше булып яшәгән.

Бриллиант туйларын бәйрәм итүчеләрне котларга районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән килгән Анас- тасия Әскәрова шигъри теләкләре белән өлкәннәрнең күңелен яшьлек иленә алып кайтты. Район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов заманында Даян абый белән бер чорда эшләгән кеше. Даян абый укытучы, мәктәп директоры булган елларда Наил абый да шул сукмаклардан атлаган. Ул район башлыгының котлау хатын җиткерде. Туган- тумачаларыннан кала да өлкәннәрнең шатлыгын уртаклашырга килүчеләр күп иде: Яңа Кырлай мәктәбе, Тукай музее директорлары... Даян абый 20 ел Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей-мемориалын җитәкли. Музей төзегән елларда мәктәп директоры чагы булса да, күп хезмәте кергән, Бакый Урманче белән эшләгән елларын сагынып искә төшерә.

Бүгенге көндә Шакировларның иң зур байлыгы — тигез яшәүләре, горурланырлык балалары, оныклары, искә төшерерлек хезмәтләре, ярдәмгә әзер торучы авылдашлары, туганнары. Аларның күңел яктылыгы бүген дә тирә-юньдәгеләргә нур өләшеп тора.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International