Комбайннар басуда арыш сугалар, артыннан пресслап баралар

2019 елның 2 августы, җомга

Кемдер әлеге фоторәсемнәрне узган елгы дип уйларга мөмкин. Чыннан да, көне—төне яңгыр коеп торганда нинди урып—җыю инде ул?

Ә менә «Казанка» хуҗалыгында башкача уйлыйлар. 31 июльдә иртән җитәкчесе Айдар Сабировка шалтыраттым. “Комбайннар басуда арыш сугалар, артыннан пресслап баралар, хәзер мин үзем дә шунда килеп җитәм”, – диде.

Башакларын көчкә күтәреп утырган арыш басуларыннан үтәбез. Җәй буе эшкәртелеп инде чәчәргә әзер булган пар җирләре күзгә ташлана. “Пар җирләренең кирәклеге турында оныкларыма да әйтәчәкмен”, – дигәне бар Айдар Сабировның. Агу—химикатлар кулланмасалар да чиста аларның чәчүлекләре. Экологик чиста икмәк пешерүне оештырып булмасмы, дип тә хыяллана җитәкче.

Урман полосалары култыгындагы басуда өч комбайн арыш суга, өч агрегат салам төргәкли, бер тарктор, озын арбага төяп, саламны ташып тора. Менә шундый манзарага тап булдык без монда. Комбайнчылар Фаил Хәлиуллин, Әхмәт Әхмәдиев, Таһир Гафаров бер—бер артлы басуны иңлиләр. Туктап торган арада сөйләшеп алдык, күңелләре күтәренке, йөзләре шат, эшлибез дип торалар. Уңыш та начар түгел, әле тагын да әйбәтрәк кишәрлеккә керәбез, диләр.

Шул арада аш та китерделәр. Бар да шунда җыелып тамак ялгап алды.

– Суга башлап ашыкмыйсыңмы, оттырмыйсыңмы, дип әйтүчеләр дә бар, – ди Айдар Сабиров. – Соңга калсак күбрәк оттырмабызмы, дим. Әнә бит тагын болытлар куера, якындагы көннәргә генә түгел, август буенча фаразлар әлләни куанырлык түгел. Аяз вакытта көннең генә түгел, сәгатьнең дә кадерен белергә кирәк.

Кире кайтканда яңгыр коя иде инде. Айдарга шалтыратам: “Бездә дә ява, шулай да 500 центнерга якын ашлык суктырып кала алдык”, – ди.

Алдагысын бер Алла гына белә. Әмма һәркем үзеннән торганны эшләргә тиеш.

– Комбайнчыларга кызыксындыру чаралары узган елгы дәрәҗәдә кала, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Һәр хуҗалыкның иң алдынгы комбайнчысына район башлыгының 10ар мең сум премиясе биреләчәк. Һәр биш көн саен алдынгыларга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылачак. Кайбер яңалыклар да булачак.

Республиканың кыр батырларына Президент премияләре тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International