Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Һәйкәл ачылды
2012 елның 4 сентябре, сишәмбе
Һәйкәл ачылды
Пөшәңгәр башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы капкасын атлап керүгә андагы тәртип, чисталык, матурлыкка күз төшерми мөмкин түгел. Һәркайда яшеллек, чәчәкләр, фонтан сулары кояшта җемелди. Түрдә үзенчәлекле итеп эшләнгән балалар мәйданчыгы. Шушы көннәрдә бу гүзәллекне Бөек Ватан сугышында вафат булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл–обелиск тулыландырды.
“Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел”, — диләр. Бу сүзләр сугыш кайтавазы ерагайган саен күңелгә ныграк кереп урнаша. Кешеләр хәтеренә тирән эз сала.
Пөшәңгәр авылыннан гына да фронтка 184 кеше киткән. Шуларның 113е яу кырында ятып калган яки хәбәрсез югалган. Исән–сау кайтканнардан иң соңгысы Рәймә Сәлахова да быел мәңгелек йортка күчкән.
— Аларның истәлеге мәңгелек. Балалары, оныклары, авыл халкы күңелендә һәрчак яши. Сугышта һәлак булган авылдашларыбыз исемен мәңгеләштерү максатыннан менә шушы һәйкәл–обелискны куярга булдык, — диде тантанада мәктәп җитәкчесе Раушан Котдусов.
— Бу һәйкәлнең мәктәп ишек алдында булуы бик уңайлы, — дип өстәде ТР хәрби комисса- риатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Фәнил Сафиуллин. — Беренчедән, ул һәрчак тәртиптә торачак, җәен тирә–юне чәчәккә күмеләчәк, аның янында чаралар үткәреләчәк. Икенчедән, бу үзе балаларны хәрби–патриотик рухта тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк.
— Пөшәңгәрдә һәйкәл кую теләге күптәннән күңелдә йөри иде. Әфганстанда хезмәт итеп кайткан Радик Әскәров, хатыны Розалия шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткәч, бер сүзсез риза булдым. Матди яктан булышуны үз өстемә алдым. Менә шулай уртак көч кергән хезмәт бу. Еллар буе һәйкәлгә юл өзелмәсен, безнең сугыш кырында ятып калган авылдашларга күңел хисләребез дога булып барып ирешсен, — диде тантанага җыелган авыл халкына, яшь буынга мөрәҗәгать итеп “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов. Тантанада Апаз авыл җирлеге башлагы Ринат Садыйков та катнашты, үзенең теләкләрен әйтте.
Күмәк эш таш яра. Фәнис Фәйзрахманов, Надир Галәветдинов, Раушан Котдусов һәйкәлне эшләтүгә зур көч куйганнар, фермер Илһам Низамов трактор белән булышкан, авыл халкы да ярдәмгә килгән. Ничек мондый изге эштән читтә каласың?
Башлангыч сыйныф укучылары үз фикерләрен шигырь, җыр юллары аша җиткерделәр. Тыл ветераннары да җавапсыз калмады. Иң беренче сүзне Фәүзия Фазылҗанова алды.
— Минем әтием, энеләрем, туганнарым сугышта һәлак булды, — диде ул. — Биредә аларның исемнәре дә бар. Сугыш афәте башка кабатланмасын, тормышыбыз мул, имин булсын.
— Әллә кайчан кирәк иде мондый һәйкәл. Рәхмәт. Безнең өчен бик кадерле әйбер ул. Сугыш башланганда миңа 11 генә яшь иде. Хәтерлим, болында печән чапканда ул күңелсез хәбәрне бригадир килеп әйтте. 3–4 көннән печән чабарга бала–чага һәм картлар гына калды, — дип искә төшерә Ингелсина Сәйфуллина. — Безнең урамнан 35 кешедән 8е генә исән–сау кайтты.
Өлкәннәрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый. Ул вакытта югалту ачысын татымаган бер гаилә калдымы икән авылда? Бик сирәктер, мөгаен. Менә ни өчен ак яулыклы әбиләрнең күңелләре елый, йөрәкләре сыкрый. Менә ни өчен алар бу һәйкәлне кайтмый калган якыннары хатирәсе итеп кабул итә.
Тантанадан соң укучылар линейкага җыелды. Быел 1 сентябрьдә Пөшәңгәр мәктәбе 7 балага беренче тапкыр үзенең ишекләрен ачты. Ә балалар бакчасына 29 бала килгән. Бу авылның киләчәге бар дигән сүз. Мәктәп җитәкчесе укучыларны яңа уку елы белән тәбрикләде, җәен әти–әниләренә булышкан, көтү көткән 3 сыйныф укучысы Алмаз Фазуллинга хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтовтан бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков 1 сыйныфка керүчеләргә бүләкләр алып килгән иде.
Беренче сентябрь Пөшәңгәрдә шулай изге эш белән башланды. Киләчәге дә изге, матур булсын.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз