Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Президент югары бәя бирде
2012 елның 4 сентябре, сишәмбе
Президент югары бәя бирде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 31 августта Арча районына килде. Олы кунакны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров каршы алды һәм озатып йөрде. Президент Арча шәһәренең көньяк өлешендә төзелгән күп функцияле мәдәни–спорт үзәген ачуда катнашты һәм шәһәрнең ныклап төзекләндерелгән икенче номерлы урта мәктәбендә булды (рәсемдә).
Соңгы елларда республикада бик күп төрле программалар тормышка ашырыла, алар безнең районда да киң чагылыш таба. Узган ел 1 ноябрьдә шәһәребезнең Бәширов урамында “Бәләкәч” программасы кысаларында 140 урынлы балалар бакчасын ачу тантанасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе катнашты.
Быел шәһәрнең көньягында күп функцияле мәдәни–спорт үзәге төзелү дә мөһим вакыйга булды. “Арча КСМы” ширкәте төзүчеләре аны ярты ел эчендә өлгерттеләр. Әлеге бинаның проекты да үзенчәлекле, республикада бердәнбер диләр.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров тантанада ясаган чыгышында республика Президенты Рөстәм Миңнехановка Арча районына күрсәткән игътибары, булышлыгы өчен зур рәхмәт белдерде.
— Әлеге күп функцияле мәдәни–спорт үзәге төзелү дә шуның ачык чагылышы, – диде Алмас Әминович. — Арча районы хезмәтчәннәре күрсәтелгән ышанычны аклау өчен киләчәктә дә көчләрен кызганмаслар.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, тантана белән котлап, әлеге үзәкнең Татарстанда клублар төзүдә үрнәк булачагын әйтте, җиһазлар алу өчен 300 мең сумлык сертификат тапшырды.
Арчаның икенче номерлы урта мәктәбе 40 ел элек 1972 елда ачыла һәм шуннан соң ныклап төзекләндерү булмаган. Хәзерге вакытта анда 630 бала укый, 66 укытучы эшли. Быел мәктәп ныклап төзекләндерү буенча республика программасына кертелгән иде. Республика бюджетыннан 12,8 млн. сум акча бирелде. Моннан тыш, район бюджеты исәбенә өстәмә эшләр башкарылды. Мәктәптә электр үткәргечләр, җылылык системасы, түбә тулысынча алышынды, фасад җылытылды. Мәктәп директоры Гөлнара Гарипова Президентны ныклап төзекләндерелгән соңгы үзгәреш-ләр белән таныштырды. Рөстәм Нургалиевич мәктәпне күрүгә үк: “Өр–яңа булган бу!”— дип бәяләгән иде. Бина матур итеп тышланган, коридорлар да киңәеп киткән кебек. Беренче катта иркен китапханә, актлар залы, ашханә, спорт залы, башлангыч сыйныфлар өчен уку кабинетлары, медпункт. Икенче һәм өченче катлар өлкән сыйныф укучылары өчен заманча җиһазландырылган. Химия, биология, физика фәннәре өчен бөтен уңайлыклары булган лабораторияләр. Кабинетларда җылылык бөркелеп тора, нур уйный, рәхәтлек.
Яңа, иркен, уңайлы актлар залында укытучылар белән очрашу да бик җылы шарт-ларда үтте. Президентның кәефе әйбәт, аның үзе күр-гәннәрдән канәгать калуы сизелеп тора иде. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, республика җитәкчесенә рәхмәт сүзләрен җиткереп, соңгы елларда районда башкарылган эшләрне санап үтте, арчалыларның быел да яулаган үрләрдән чигенергә җыенмауларын белдерде.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында Арчаның соңгы елларда нык үзгәрүен билгеләп үтте, муниципаль район башлыгы Алмас Назировка, төзүчеләргә рәхмәт әйтте, укучыларга, укытучыларга уңышлар теләде.
— Мин бу мәктәпнең элек ничек булганын да яхшы хәтерлим,— диде Президент. — Ул яңа вакытта да хәзерге кебек үк түгел иде. Бүген монда бар да эшләнгән, җиһазландырылган һәм бик профессио-наль коллектив эшли, директорның да тырышлыгы күренеп тора.
Рөстәм Миңнеханов мәктәпкә интерактив комплекс бүләк итте.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз