Арча шәһәрендә бриллиант юбилярларны хөрмәтләүгә багышланган матур чара узды!
Даян Габделхәевичбелән Эльмира Әсхәдовна Шакировлар 60 ел бергә гомер итәләр.60 ел- бергә күпме юл узылган, авырлыклары да булган, җиңүләр дә, ләкин шунысы мөһим, бергә озын, матур һәм бәхетле гомер итә алар.
Бриллиант юбилярларны бу матур вакыйга белән котларга балалары, оныклары, туганнары, хезмәттәшләре, шулай ук хөрмәтле кунаклар килде. Ветераннар советы рәисе Габдрахманов Н.Г. Шакировлар гаиләсенә Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәртовичның котлау адресын тапшырды һәм юбилярларга сәламәтлек, иминлек, бәхет теләде.Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Сәфәров Г.Г. Даян Габделхәевичка “Яңа Кырлай авыл җирлегенен Шәрәфле гражданы” исемен билгеләүче грамота һәм рәхмәт хаты тапшырды.
Юбилярлар ГХАТ бүлегенең Мактау китабына кул куйдылар, баш белгеч Әскәрова А.И. юбилярларны котлап ГХАТ бүлеген символик бүләген -сәгать тапшырды.