2019 елның 1 гыйнварыннан физик шәхесләргә шәхси эшмәкәрлек рәсмиләштермичә генә үз эшчәнлекләрен алып бару мөмкинлеге бирә торган закон көченә керде

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан физик шәхесләргә шәхси эшмәкәрлек рәсмиләштермичә генә үз эшчәнлекләрен (РФ законнары нигезендә шәхси эшмәкәрлек рәсмиләштерү мәҗбүри булган эшчәнлек төрләреннән тыш) алып бару мөмкинлеге бирә торган закон көченә керде. Яңа салым режимын Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, Татарстан Республикасында керттеләр.

Безнең районда бу юнәлештә эшләр ничегрәк тора? Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов белән әңгәмәбез шул хакта.

— Әлеге сынау 10 елга исәпләнгән һәм 2029 елның декабре ахырына кадәр дәвам итәчәк, — диде Зөлфәт Зөфәр улы. — Хөкүмәт әлеге чорда һөнәри керемгә салым күләмен үзгәртмәскә вәгъдә итә.

Безнең районда бүгенге көндә үзмәшгуль буларак 322 кеше теркәлде. Гадәттә, яңалыкка шикләнеп карау бар бит, монда да шулайрак, әмма инде теркәлеп караган кешеләр яңа салым режимының отышлы икәнлегенә инандылар.

— Һөнәри керем дигәндә нәрсә күз алдында тотыла?

— Һөнәри керем (үзмәшгуль) эш бирүчеләре яки ялланган хезмәткәрләре булмаган физик шәхесләрнең эшчәнлегеннән алынган керем ул.

— Кемнәр үзмәшгуль була ала?

— Репетиторлар, фотографлар, тегүчеләр, программистлар, чәчтарашлар, ялланган төзүчеләр, үз товарын сатучылар, маникюр осталары, арендага фатир бирүчеләр, йөк ташучылар, йорт хуҗалыгын алып баручылар, автомобиль төзәтүчеләр һ.б., гомумиләштереп әйткәндә, хезмәт күрсәтүчеләр.

— Мондый салым режимының өстенлеге нәрсәдә?

— Физик шәхесләргә салына торган 13 процентны түлисе юк. Физик шәхесләр белән эшләсә — 4, юридик шәхесләр белән эшләсә, 6 процент кына түлисе. Үзмәшгульләргә салым декларациясе тутырырга да кирәкми. Төзелештә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сезонлы эшләүче кешеләр өчен бик уңайлы бу яңалык. Төп эше булган кешеләр дә үзмәшгуль була ала.

— Яңа салым режимына ничек күчәргә?

— Үзмәшгуль булу өчен салым түләүче буларак исәпкә басарга кирәк. Моны “Мой налог” мобиль кушымтасы ярдәмендә эшләргә кирәк. Әгәр шәхси эшмәкәр үзмәшгуль салымына күчәргә тели икән, бу турыда бер ай эчендә салым органына гариза бирү мәҗбүри. Ике салым режимында булырга ярамый.

— Салымны ничек түләргә?

— Керемнәр турындагы мәгълүматларны шул ук “Мой налог” кушымтасы аша бирәсең, беркая барып йөрисе юк. Үзмәшгуль кайсы керемнәренең керем булып саналасын үзе хәл итә. Салымны алдагы айның 25 нче көненнән дә соңга калмый түлисе.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International