Арча стадионында Татарстан артистларының безнекеләр белән футбол уйнавын һәм кичен әлеге команданың концертын карамаучылар күпкә оттырды.
Ә нинди көн булды ул! Якшәмбе көнне кичке сәгать 5тә футбол уены башлануга яңгыр коеп ява башлады. Әмма уенны туктатмадылар. Салкынча көнне юеш футболкадан ахыргача туп тибеп кара әле син! Футбол кырына иң беренчеләрдән булып район башлыгы Илшат Нуриев чыкты. Сәламләргә генә түгел, уйнарга да! Командада хакимият, район башкарма комитеты, шәһәр башкарма комитеты егетләре һ.б. бар иде. Ә инде артистлар командасында яраткан җырчыларыбызны күргәч, уенны күзәтү тагын да кызыграк булды. Татарстанның атказанган артисты Булат Нигъмәтуллин капкага басты. Капкага очып килгән тупны Булатның җәһәт кенә тотып алуы җырчыга футболның таныш булуын күрсәтә иде. Әмма ике гол кергәч, Булат алмашчысы Рамилне капкага бастырды. Рамил Фәйзетдинов заманында дискотекалар оештырган егет, бүген “Түбәтәй” челтәрендә маркетолог булып эшли. Шулай дип таныштырдылар. Рамилнең ничек итеп капканы саклавын: “Бу мәче кебек!” — дип, сокланып күзәттеләр. Безнең команда бер—бер артлы ике голны керткәч, ничектер, артистларны кызганып куйдым. Җиңелсәләр, нинди кәеф белән концерт куяр икән болар дип. Һәй, бу бит уен гына! Әмма ике як та бик бирелеп уйнады. Үзләренең капкасына ике гол кергәч, ул Булат Нигъмәтуллиннны күрсәгез иде сез?! Капкада тора бит! Андый күңелсез чагын минем күргәнем юк иде. Менә уен нишләтә?! “Айфара” ансамбле җырчысы Алмаз Шәрифуллин, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, нәфис сүз остасы Фәнил Вәкказов, аның туганы сүз остасы Илшат Вәкказов, җырчы Илнар Сәйфиев, Риназ Фазлыәхмәтов, Зөлфәт Фәхретдинов, Венер Сәлимов – бар да футбол уйный. Артистлар 6:3 исәбе белән җиңделәр. Кубок аларга эләкте.
Соңыннан район яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов:
— Без җиңүне кунак- ларга бүләк иттек! — дип көлдерде.
Кубок белән фотоларга төшкәч артистлардан:
— Арагызда футболчылар бармы? — дип сорадым.
Команда капитаны Фәнил Вәкказов:
— Без футболчылар түгел, без – артистлар, — диде. — Ә шулай да футбол уйнарга яратабыз. 2018 елның декабрендә беренче тапкыр Мәскәүдә үткәрелгән Бөтенрусия арт-футбол ярышында катнаштык. Монда 16 төбәктән җыелган артистлар катнашты. Бик матур бәйрәм булды.
Филүс Каһиров белән дә сөйләштек.
— “Туплы тамаша” иҗади сәфәребезнең Арчада башланып китүе бик уңышлы булды, — дип сөйләде ул. — Гармуннар, чәк—чәкләр белән каршы алдылар, рәхмәт арчаларга. Безнең бик тә күңел булды. Район башлыгы Илшат Габделфәртовичның үзенең дә футбол уйнавы безнең күңелләрне тагын да күтәреп җибәрде. Яңгыр да комачауламады. Кызган тәнне суытып кына торды. Үзем Казанда Фәнил Вәкказовның футбол командасына йөрим. Атнасына ике тапкыр шөгыльләнәбез. Арчаларга ихлас күңелдән рәхмәт әйтәм. Матур итеп каршы алып, тәмле итеп чәй эчертеп озатып калдылар. “Туплы тамаша” иҗади сәфәребезне башка районнарда да дәвам итәчәкбез. Инде чакыралар.
Ә нинди күңелле тамаша күрсәтте алар! Дәртле, матур җырлары белән тулы бер бәйрәм оештырдылар. Халык бии, күңел ача. Шашлыклар пешеп тора. Күңелле! Рәхмәт артистларга! Бәйрәм салют белән тәмамланды.
Румия Саттарова.