2 август көнне Арчада яшәүче Гөлхәбирә Сафиуллинага 95 яшь тулды. Котларга килгән район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипованы бик куанып каршы алды ул. Үзенә котлау хаты җибәргән район башлыгы Илшат Нуриевка, РФ Президенты В.Путинга рәхмәтләрен укып туя алмады.
Әнисенең шатлыгын уртаклашырга бер кызы Казахстаннан ук кайт-кан Гөлхәбирә апаның. Биш елга бер кайтуы икән, аңарчы әнисенең 90 яшенә кайткан булган. 6 баласы да исән-сау ананың, шөкер. Туган көнгә һәммәсе әниләренең фатирына җыелышкан. Гөлхәбирә апа кызы Рамилә белән яши. Арчага күченгәнче Байкалда яшәгән. Шунда туган, шунда үскән, дигәндәй...
Алар гаиләдә 5 бала туа. Өлкән бала Гөлхәбирәгә 6 сыйныфтан ары уку насыйп булмый, мәктәп партасы артыннан чыгып колхоз эшенә керешә ул. Сугыш башлангач әтиләре Фәйзрахман абыйны фронтка алалар. 1942 елда 5 баласын ятим калдырып әниләре Саҗидә апа вафат була, аны җирләп озак та үтми, әтиләренең үлгән хәбәре килә...
17 яшьлек Гөлхәбирә кулына 4 сабый кала. Төпчегенә 3 кенә яшь. Бүгенге көндә әнә шул төпчек белән үзе генә исән-саулар инде. 4 баланы үстерү өчен Гөлхәбирә апа олылар белән беррәттән таңнан төнгәчә басуда да эшли, урман кисүгә дә бара, нинди авыр эш бар, шуңа тотына. “Бервакыт ат белән урманга җибәрделәр. 4 кубометр утынны берүзем төяп кайтыр- га чыктым. кайтып җитеп булмады, адаштым. Ул көнне йөксез генә көч-хәл белән кайтып җитеп, икенче көнне барып алып кайттым. Исән-имин алып кайт-кан өчен 500 грамм ипи бирделәр. Яхшы эшләгән өчен 500әр грамм ипи алган чаклар күп булды”, — дип үзәгенә үткән хатирәне искә төшерде ул.
1946 елда Гөлхәбирә апа фронттан кайткан, үзеннән 12 яшькә өлкән авылдаш егете Гатиятуллага кияүгә чыга. 55 ел үрнәк гаилә булып гомер кичерә алар. Авыл хуҗалыгында төрле җитәкче урыннарда эшләгән иренең уң кулы, терәге булып яши Гөлхәбирә апа. Ире югары белем алып укып йөргәндә дә тормышны да алып бара. Үрнәк ана буларак Ана даны медале белән бүләкләнгән.
“Үземне гомерем буе бәхетле сизеп яшәдем. Хәзерге тормышым бик рәхәт. Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп, балаларыма рәхмәт укып туялмыйм”, — дип җыр җырлап озатып калды ул кунакларны.
Розалия Зиннәтова