Район башлыгы Илшат Нуриев Түбән Мәтәскә авылында яшәүче Галия Җиһаншинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Галия әби 14 яшеннән колхозда эшли башлый. Сугыш елларында өлкәннәр белән янәшә урман кисә, окоп казый. “Сугышның башына эләккәннәр берсе дә исән кайтмады инде, — ди ул. — Бик күп югалтулар, авырлыклар китерде ул сугыш”.
Ире Габделхак белән 5 бала үстерәләр. Галия әби пенсиягә чык- канчы колхозда төрле эшләрдә эшли.