Район башлыгы Илшат Нуриев җирлек башлыклары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Кичә район башлыгы Илшат Нуриев җирлек башлыклары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлегенә анализ ясады.

– Күзәтү органнары белән бергә урыннарга чыгып тикшерү барлык мәгариф учреждениеләренең дә балаларны кабул итәргә әзер булуын күрсәтә, – диде ул. – Бары тик Арчадагы 5нче һәм Күпербаш балалар бакчасында гына ныклап төзекләндерү эшләрен төгәллисе бар.

Кызганыч, әле районда балаларны бакчага урнаштыру проблемасы чишелеп бетмәгән. Быел да 3 яшьтән зуррак йөздән артык балага урын җитмәячәк. Район башлыгы киләсе ике елда шәһәрдә тагын 2 балалар бакчасы төзелү күздә тотылуын, бүгенге көндә инде Наласада 40 урынга балалар бакчасы төзелеше башлануын әйтеп узды. Быел алты мәктәптә сәламәтлеге чикле 7 баланы укыту оештырылачак. Ләкин моның өчен әлегә кадәр штатка махсус белгечләр алу мәсьәләсе хәл ителмәгән. Район башлыгы бу проблеманы да яңа уку елы башланганчы хәл итәргә күрсәтмә бирде.

– Укучыларны автобуслар белән йөртү буенча да таләпләр кырыслана. Моңа да алдан әзерлек чаралары күрә башларга кирәк, – диде ул.

Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин районда төзелеш һәм ныклап төзекләндерү эшләренең барышы белән таныштырды. Халыкны бигрәк тә шәһәр үзәгендәге төзекләндерү эшенең сузылуы борчый. Район башлыгы “Эталон” ширкәте җитәкчесеннән тагын бер кат эшне тизләтүне таләп итте.

Ә менә Яңа Чүриледәге илкүләм проект кысаларында алып барылучы икенче төзелешне район башлыгы уңай бәяләде.

– Үзара салым акчасына авылларда юллар салуны да тизләтергә, сентябрьгә кадәр бу эшләрне төгәлләргә кирәк, – диде ул.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов сүзләренә караганда, әлегә район кыр- ларындагы игеннең 8 проценты гына җыйнап алынган. Һава торышы игеннәрнең өлгерүенә дә, урак темпларына да комачаулык итә. Шулай булуга карамастан, “Казанка” хуҗалыгы инде 35 процент мәйданнарны урып-җыярга өлгерде. Димәк, эшне дөрес итеп оештырганда мондый шартларда да уракны алып барырга мөмкин.

Киңәшмәдә шәхси хуҗалыкларда савым сыерлар саны кимү сәбәпләре турында сүз булды. Авыл җирлеге башлыклары лейкоз авыруы таралудан зарлана. Яңасалада бер гаилә фермасында хәтта 8 сыерның 7сендә лейкоз табылган.

Бу уңайдан район башлыгы халык арасында авыру терлекләрне алыштыруга дәүләт субсидиясе бирелүе турында аңлатырга чакырды. Нәселле терлекне район хуҗалыкларыннан алыр-

га ярдәм итәргә кирәклегенә басым ясады.

Салымнар җыю мәсьәләсе буенча район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев чыгыш ясады. Физик затлардан җир, милек, транспорт салымының узган еллардан калган әҗәте 5 миллион 300 мең сум тәшкил итә. Мәсәлән, Үрнәк җирлегендә генә дә бу сан 600 мең сумга җиткән. Шул ук вакытта Фәнис Рәшитович Апаз, Наласа, Яңасала, Урта Курса авыл җирлекләре башлыкларын салым җыю буенча үрнәк итеп күрсәтте

– 23 июльдә әҗәтләре аеруча күп булган аерым кешеләрне сезгә хәбәр иткән идек, ләкин бу мөрәҗәгатькә дә битараф калган башлыклар күп булды, – диде ул.

Район башлыгы Илшат Нуриев әлеге кешеләр белән урыннарга чыгып сөйләшергә тәкъдим итте. Алай да аңламаган кешеләргә инде суд юлын таптарга туры киләчәк.

Әлегә район бюджетының керем өлеше еллык планның 56 проценты күләмендә генә үтәлгән килеш.

Исрафил Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International