Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Гөлзилә Миңнуллина авылдашларны җыйды

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Юк, сабантуй түгел бу. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Гөлзилә Миңнуллина Айван авылында туып-үскән, бүген авылда көн күрүче һәм төрле төбәкләрдә яшәүче авылдашларны җыйды. Ә нинди тәэсирле, күңелле очрашу булды ул!

Яңгыр явар, дип курыккан идек. Яумады. Рәхәтләнеп мәдәният йорты бакчасында бәйрәм иттек. Очрашуга авылның мәртәбәле өлкән кешеләре дә килде. Клара, Рәмзия апалар, әле яңа 90 яшен тутырган Сөмбелә апа, Галия, Гаҗилә, Флера, Хәлимә, Фәридә, Розалия апалар... Гаилә-гаилә авыл кызлары да кайткан. Алар очрашуның аерым бер күрке булды. Кыз фамилияләре белән язам. Сания, Дания, Дилбәр Вәлишевалар, ир туганнары Ирек тә биредә. Ул бик матур итеп шигырьләр сөйләде, рәхмәт, рәхәтләнеп тыңладык. Рузия, Тәнзилә, Резедә Рамазановалар, Рауза, Рәмзия, Розалия Әскәровалар, Гөлфия, Румия Саттаровалар...

Алсу Вәлиева, Вәсилә Хәбибуллина, Алсу Әхмәтшина, Нүридә Әхмәтова... Урам-урам бер тирәдә үскәннәрнең, сыйныфташларның бигрәк тә сөйләшер сүзләре күп иде. 65 яшьләрен түгәрәкләп килүче Алсу, Гөлфия, ике Рәфкать, Рауза, быел 60ны тутырган сыйныфташлар Фәридә Миңнуллина, Илдус Әскәров, Минзәлия Исмәгыйлева, Альмира Кәримуллина – бар да очрашуга килгән. Истәлекле мизгелләр... Берәүне дә хезмәт дәрәҗәсе буенча аерып күрсәтмим, без барыбыз да бертигез – авылдашлар.

Заманында хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов та, Айваннан булмаса да, авылдашлары янына килгәндәй якын итеп килгән. Чыгыш ясаганда бик дулкынланды. Совхозның гөрләп торган чаклары бар иде. “Айван авылы халкы тырыш, үткен халык, әйтәсен үземә әйтерләр иде, әмма бервакытта да шикаять белән йөрмәделәр. Нәрсәдер тикшерергә милициянең дә килгәне булмады. Исән терлекчеләр, игенчеләр биредә утыра. Рауза, Илдар Галиуллиннар да биредә...”, – дип сөйләде ул. Хатирәләрне яңартканда ничек дулкынланмыйсың инде! Басу-кырларда, фермаларда гөрләтеп эшләгән вакытлар бар иде. Җир җимертеп эшләгән апа, абыйларның бүген чәчләрен бәс каплаган. Кемнәр исән, кемнәр бакыйлыкка күчкән...

Авылның матур кызлары Гөлчәчәк, Нурзифа да кайткан. Китте күрешүләр. Әнә шулай һәр кешене күздән кичереп, күрешеп, сөйләшеп, сөенешеп, елашып, балачакка, яшьлеккә кайттылар. Туган авыл. Туган нигез. Әти-әни. Өй тулы бала-чага. Балачак дуслар. Сыйныфташлар. Җырларда җыр- ланганча, иң бәхетле үткән көнебез. Мондый очрашуны оештырган Гөлзилә ханымга, аның командасына бик зур рәхмәт. Клуб бакчасында эскәмияләргә тезелешеп утырып рәхәтләнеп концерт карадык, биедек. Очрашу чәй өстәле янында тәмамланды. Рәхмәт оештыручыларга! Киләсе очрашуларга кадәр!

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International