Арчага терәлеп үк урнашкан Кәче авыл җирлегендә авыл көне булып узды. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары әлеге җирлектәге социаль объектларның торышы белән таныштылар. Кәче җирлегендә мондый максат белән күчмә утырышлар 2013 елдан бирле узмаган булган. Алты ел үткәнне исәпкә алганда, чагыштыру, шушы чор эчендә ниләр башкарылганын, үзгәрешләр, яңалыкларны барлау өчен мөмкинлек зур иде.
Чулпан авылы клубы. Буяулары кыршылып беткән юл кырыенда гына урнашкан 115 еллык тарихы булган бик иске бина. Учас-
тогы зур, балалар мәйданчыгы ясау өчен бик иркен урын дисәк, аны сатып алып бетерергә өлгергәннәр икән. Клубның эче дә төзекләндерү сорый. Тик яңасы төзелсә генә, бина төзекләндерерлек түгел.
– Кечкенә авылларда клуб салу перспективалы түгел, диләр. Чөнки анда демографик хәл дә, мәктәп, фельдшер-акушерлык пунктлары, шулай ук инвесторларның булуы да исәпкә алына. Сүз хәзер эреләндерү турында бара. Үзәкләштерү хисабына клубларга йөрүне дә арттыра алырга мөмкин булыр, дип фаразлыйлар, – дип аңлатып үтте район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.
Димәк... Сүзсез дә аңлашыла. Әмма нинди хәлдә генә булмасын, Чулпан клубы әле яши. Зур тәҗрибәсе булган Венера Галиуллина төрле чаралар оештырырга, өлкәннәрне генә түгел, яшьләрне дә клубка тартырга тырыша.
Якты Көндә дә клуб бик иске бинада иде. Шуңа карамастан, 26 хуҗалыгы булган 75 кеше яшәгән бик матур урында урнашкан бу авыл гөрләп торды. Клуб мөдире Лилия Мөхәммәтгалиева җитәкчелегендә фольклор ансамбль төзелде, ул төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый башлады. Ике тапкыр Россиякүләм бәйгедә лауреат исеме алганнар инде. Ансамбльгә йөрүче Суфия апа Сабирҗанова бу көнне үзе язган шигырьләрен укып, җырлап, биеп, биетеп, кәефне күтәрде.
Биредә клуб проблемасын уңай хәл итү юлын тапканнар, мәктәп бинасына күчергәннәр. Дөрес, зур түгел, әмма кечкенә авыл өчен менә дигән. Эче ялт иткән, территориясе чәчәккә күмелгән. Тышкы яктан матур итеп буяп та куйсалар, авылны бизәп үк торачак. Бәлки, Чулпанда да клуб мәсьәләсен шундый юл белән чишеп буладыр. Анда да мәктәп бинасы буш тора бит. Һич югында, буярга. Тыштан ялтырап булса да торсын.
– Якты Көннең зираты да җирлектә иң чисталардан санала. Биредә халык бик дус. Бер сүз әйтү җитә, олысы-кечесе өмәгә килеп җитә. Зират киртәләрен дә акча җыеп үзләре алды һәм куйды, – диде Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров.
Бу авылга соңгы вакытта юл “такырайды”, йөрүчеләр артты. Безнең генә түгел, башка районнардан да киләләр. Сәбәпчесе – Рәзимә һәм Радик Бариевларның гаилә фермасы. Төрле токымлы чеби, каз, үрдәк үрчетү һәм сату белән шөгыльләнә алар. Башта кечерәк кенә машинада авыллар саен йөреп сатудан башланган, кош-корт үрчетүнең бөтен нечкәлекләре өйрәнелгән эш менә шундый текә борылыш алган.
– Быел 50 мең баш чеби үстереп саттык. Киләсе елга 100 меңгә җиткерергә исәп. Каз һәм үрдәкләр дә бар. Фермада 4 кеше эшли. Алар нинди эш кушсалар, барын да башкаралар. Хезмәт хакы югары һәм вакытында түләп барабыз, – диде Радик Бариев.
Дөрес, әлегә зур керем турында сөйләргә иртәрәк. Әмма тырышлык һәм хезмәтнең бушка китмәячәге ачык. “Проблемалар да юк түгел. Төрле хәлләр була. Күптән түгел, мәсәлән, электр баганаларын алыштырдылар. Фермага керә торганын, вакытлары юклыкны сәбәп итеп, алыштырмыйча, терәү терәтеп киттеләр. Моны ничек аңларга инде?” – ди Радик.
Кәчедә беренче тукталыш – мәктәп. Быел 9нчы сыйныфны 6 бала тәмамлаган, барысы да урнашкан. 1 сентябрьдә 8 бала укырга киләчәк. Спорт заллары бик яхшы. Волейбол, шахмат-шашка буенча уңышлары күп. Атнага өч көн авыл яшьләре дә килеп шөгыльләнә. Ашханәләре дә матур гына. Искереп беткән электр плитәсе урынына яңасы да булса... Тик үзләрен бик борчыган проблемалары бар – ул да булса артык дымлылык. Бина сазлыклы урынга төзелгән, хәзер шул үзенең нәтиҗәсен күрсәтә. Дымлылык эзен салып стена буйлап өскә күтәрелә. Иң кызыгы – килеп тикшергән кеше юк. Бәлкем, белгечләр эшлекле киңәш бирер иде.
Балалар бакчасы да шул бинада. 44 бала йөри. Матур, чиста, тәртип. Уенчык-
лар күп. “Хезмәт хакыннан 100әр сум җыябыз да алабыз. Проблеманы шулай хәл итәбез. Депутат Баязит Сәгъдиев (әбисе Кәчедә яши) 240 мең сумга балалар мәйданчыгы ясатты, – диде мөдире Нурисә Хөснетдинова. – Хәзерге вакытта безгә тагын бер канализация чокыры кирәк”.
Авыл җирлекләре башлыклары авыл мәчетендә булдылар, кер чайкау өчен улаклар куеп эшләнгән чишмәне карадылар, мәдәният йортына юл тоттылар. Почта бүлекчәсе, авыл җирлеге, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты да шушы бинада урнашкан. 7 ай фельдшерсыз торган авылга хәзер Гөлинә Кәримуллина хезмәт күрсәтә. Авыл өчен үзе бәхет. Китапханәче Дилә Бариева да мактанып алды. 920 кеше яшәгән авылда 760 китап укучы бар. Тик никадәр оешманы үз эченә алган бинаның түбәсеннән су үтә, төзекләндерү кирәк икән.
– Бездә су программасы бик акрын бара. Әле дә халыкка чиста су биреп булмый, – диде Тәлгать Закиров. – Үзара салым акчасына чишмәләр, зиратлар каралды. Янгын гидрантлары алып куелды. Беразы юлларны төзекләндерүгә тотылды. Кәчедә генә юлның озынлыгы 8 кило-
метрга җыела. Аны тәртипкә китереп бетерү өчен тагын 3-4 ел кирәк. Хуҗалык булышырга атлыгып тормый, үзара салым акчасын җыю да бик авыр. Аннан 200 сум бик аз сумма. Быел арттырырга уйлыйбыз.
Соңыннан Гөлнара Гарипова нәтиҗә ясады, киңәшләрен бирде, проблемаларны хәл итү юлларын табуда ярдәм итәргә тырышачагын әйтте.
Гөлсинә
Зәкиева