Арча шәһәрендәге “Шәрык” территория үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин бик актив кеше. Төрле чараларның, спорт ярышларының үзәгендә булыр ул. Әле менә узган чәршәмбедә бик матур урам бәйрәме оештырдылар.
Эш беткәч уйнарга ярый, дигәндәй, кичке як булганга кеше дә күп иде.
– Мондый матур көндә күп фатирлы йортларда телевизор, компьютер каршында утырмасыннар әле дип, шушы бәйрәмне оештырырга булдык, – диде Ринат Сафин. – Башта актив кешеләребезне бүләкләрбез, аннан соң биербез, җырларбыз, төрле уеннар уйнарбыз.
Район башлыгы Илшат Нуриев та кеше күплегенә игътибар итте. “Мондый бәйрәмнәр кирәк, – диде ул. – Бәйрәмгә чакыруыгыз өчен рәхмәт, бер уңайдан фикерләрегезне дә ишетеп китәрбез. Менә биредәге балалар мәйданчыгын яңартасы бар. “Безнең ишегалды” дигән программа бар, аны да яңартырбыз”.
Ринат Сафин актив кешеләргә бүләкләр тап-
шырды. Ә андыйлар аз түгел. Данил Рәхимбаев һәр елны Сабантуйга әйбер җыюны оештыра, үзешчән сәнгатьтә катнаша.
Равил Габдрахманов, Илфат Әскәров, Факия Шәрәфетдинова, Халидә Фәйзрахманова, Дамир Шакиров, Марат Дәүләтшин турында да шулай дип әйтеп була. Менә бүген дә нинди матур чыгыш ясады алар! Бала-чага да уйнап рәхәтләнде.
Телеңне йотарлык бәлеш, тәмле чәй белән дә сыйладылар.
18 август кичендә шундый бәйрәмнәр Зур Бирәзә авылында, шәһәрнең “Көнбатыш” территория үзидарәсендә дә оештырылды.
Зур Бирәзә авылының урамнарына шикәр җәйгән кебек бүген. Аларга вак таш җәю программасы буенча һәм үз-
ара салым акчасына таш түшәделәр. Тыкрыклар да читтә калмаган, карап торырга ук күңелле.
Башлангыч мәктәп янындагы мәйданда үтте бәйрәм. Ул җыр, биюләр, уеннар белән дәвам итте.
Ильяс Фәттахов