19 августта район башлыгы Илшат Нуриев Сеҗе һәм Курса-Почмак авылларында халык белән очрашты.
Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина үзара салым акчаларының кая тотылуы, хәл итәсе проблемалар, дәүләт программалары буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
Гөберчәк, Иске Масра авылларында яхшы күперләр салынган. Югары Масрада күпер эшләнә. Балалар мәйданчыклары урнаштырыла, чишмәләр төзекләндерелә. Иң авырткан урын – юллар. Юл салу өчен күп акча кирәк, Курса-Почмак авылында гына 6 километр юл саласы бар.
Авыл җирлеге башлыгы каты көнкүреш калдык- лары җыйнау буенча 1 сентябрьдән кертелә торган яңалыкларга тукталды.
– Кайбер авыл җирлекләрендә чүпне байтактан бирле үзәкләштерелгән рәвештә җыялар инде, – диде Г.Гыйбадуллина. – 1 сентябрьдән бездә дә шул тәртип керә. Чүпне капчыкларга тутырып, билгеләнгән көнне билгеле урынга чыгарып куярга кирәк булачак. Машиналар кечерәк авылларга айга бер тапкыр, зур авылларга ешрак киләчәк. Моңарчы булган чүплекләр ябыла.
Әлеге мәсьәлә берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Монда да сораулар шактый булды. Инде күпме аңлату, язу, сөйләүләргә карамастан, һаман да районда чүп яндыру заводы төзеләчәк икән дигән хәбәрләргә ышанып йөрүчеләр бар.
– Чүп яндыру заводы булмаячак! – диде район башлыгы Илшат Нуриев сорауларга җавап биреп. – Чүпләрне сортлау өчен яңа полигон төзү буенча да бернәрсә дә хәл ителмәгән. Каты көнкүреш калдыклары белән эшләү буенча төбәк операторы – “Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе идарәче компаниясе” ширкәте генераль директоры Сергей Богатов белән шушы көннәрдә генә сөйләштем. Ул да әле проекты да, финансы да юк, ди. Бу теманы махсус куертучылар бар, районны чүпкә батырачаклар, димәкчеләр. Район моңа кадәр чүпкә баткан иде, ул чүптән арыначак кына. Чөнки 1 сентябрьдән барлык авыллардан, Арча шәһәреннән чүпне Казан шәһәренең “Мехуборка” оешмасы җыя башлый.
Авыллардагы барлык чүплекләр ябыла. Экология хезмәте, прокуратура бу мәсьәләне катгый контрольгә ала. Законны бозучыларга штраф салачаклар.
Төзелеш чүпләрен, бәрәңге сабагын, үләнне кая куярга? Капчыкка сыймый торган чүп-чарны алдыру өчен диспетчерга шалтыратып машина сорарга, моның өчен аерым түләргә кирәк булачак.
– Алай мәшәкатьләнергә кирәкми дә, – диде “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов. – Чүплек яныннан үтеп барам, анда 6 метрлы бүрәнә, бура бурый торган агачларга, ярган утынга кадәр ташлаганнар. Без фермаларда апара, бәрәңге пешерәбез, китерегез шунда, мичкә ягарбыз. Иң беренче чисталык булдыру өчен чүпләмәскә кирәк.
Бәрәңге сабагын, үләнне бакчаңның бер почмагына өеп куйсаң, менә дигән компостка әвереләчәк.
Арткан тирескә дә урын табылды.
– Безнең мәктәпнең 3 гектар җире бар, китерегез тиресне шунда, – диде мәктәп директоры Нурзилә Бариевна. Ул элекке мәктәп урынында парк булдырырга тәкъдим итте. Булдыклы кешеләр яши Курса-Почмакта. Әле без утыра торган искиткеч клубны да өмәләр ясап салып куйдылар. “Мин иртәнге эшне шушыннан башлый идем, җир дә казыдым, кирпеч тә салдым”, – диде Шәйдулла Сәлахов. Җитәкче башлап йөргәч, башкалар ник килмәсен?
Ильяс Фәттахов