Чөмә-Елга авылыннан Кәүсәрия апа Динмөхәммәтова нигезен ташлап бетерми

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Чөмә-Елга авылыннан Кәүсәрия апа Динмөхәммәтова нигезен ташлап бетерми. Кышка кызына яшәргә китсә дә, җәен авылга кайталар. Без килгәндә өч кызы да әниләре янында иде. Табигать кочагында, бик матур урында яшисез икән, дип килеп кердек без аларга.

Кәүсәрия апа, сөбханалла, елмаеп үзе каршы алды. Юбилярны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова котлады. Ул аңа Президент Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк, чәчәкләр тапшырды. Район социаль яклау бүлегеннән, авыл җирлегеннән дә килгән иделәр.

Кәүсәрия апа тумышы белән шушы авылдан. “Без 2 кыз, 4 малай үстек. Абыйларымның дүртесе дә сугыштан кайтмады… – дип сөйләде ул. – Миңнегосман, Габделнасыйр, Нурислам, Бәдретдин... Берсенең генә үле хәбәре килде. Әни соңгы көненә кадәр берсе булса да кайтыр, дип көтте... 82 яшенә җитеп үлде. Әтидән мин 8 яшьтә калдым. 43 ел кладовщик булып эшләдем. Гомерем буе хисап эшендә булдым. Эшемә бик җаваплы карадым. Тикшерсәләр дә, бер гаеп тапмаслар иде. Чуар булдым, һәр эшне җиренә җиткереп эшләдем. Авылда бер кешедән дә авыр сүз ишетмәдем”. Авыл җирлегеннән: “Кәүсәрия апа бик әйбәт кеше инде ул!” – дип сөйләп алдылар. Әле дә елмаеп кына тора ул. Җыйнак гәүдәсенә карап, тиктормас булгандыр бу, дибез.

Кәүсәрия шушы авыл егетенә кияүгә чыга. Габделгазиз белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Ире тракторда эшли. 68 яшендә вафат була. Кызлары Мәрзыя, Марсилә, Мәдхия исән-саулар. Мәрзыя гаиләсе белән Казанда, Марсилә Яңа Кенәрдә, Мәдхия Түбән Камада яши. Бүген Кәүсәрия апа кызлары тәрбиясендә. Кызлы ана бәхетле, диләр.

Гомумән, Кәүсәрия апаның үзеннән, кызларыннан ниндидер бер яктылык сирпелеп тора. Без Кәүсәрия апага, якыннарына исәнлек-саулык телибез. 100 яше белән дә котларга язсын!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International