Төп бурычыбыз – сыйфатлы белем бирү

2019 елның 23 августы, җомга

Төп бурычыбыз – сыйфатлы белем бирү

Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәммәдияров:

– Яшь буынны тормышка әзерләү, сыйфатлы белем бирү – дәүләтнең мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычы. Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез.Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия өлкәсенә дә кагыла: моңарчы билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод-алымнар камилләшә. Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади, сәләтле шәхес итеп тәрбияли ала. Белем бирүнең сыйфаты илнең икътисадый үсешен, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен, социаль казанышларын билгели.

1 сентябрьдә районыбыз мәктәпләрендә 668 укучы өчен мәктәп кыңгыравы беренче тапкыр чыңлаячак. Бу – алар өчен истә калырлык вакыйга, киләчәктә үзләрен кызык- лы яңалыклар көтә. Алар мәктәптә бары тик файдалы белемгә генә ия булыр дип ышанасы килә.

Районыбыздагы барлык мәктәпләр дә яңа уку елына әзер. Арчаның 5нче номерлы һәм Күпербаш балалар бакчалары нәниләрне ныклап төзекләндерелгән биналарда кабул итәчәк. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында балалар кайнар аш белән тәэмин ителгән. Барлык мәктәпләрдә ашханәләр эшли. Ашамлык сыйфаты кайтгый контрольдә, балалар чиста экологик ризык белән туклана. Балаларны мәктәпкә алып бару, алып кайту өчен 36 маршрутта да автобуслар йөри.

Безнең төп максатыбыз – белем бирү сыйфатын арттыру. Моңа сәләтле балалар белән эшләү системасы, укытучыларның һөнәри үсеше аша ирешәчәкбез. Шул нисбәттән кайбер нәтиҗәле чаралар кабул ителде: укучыларны фән олимпиадаларына әзерләү буенча КФУ һәм башка югары уку йортлары белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез, техник иҗат, тәрбия, физкультура-сәламәтләндерү һәм массакүләм спорт эшләрен яхшыртачакбыз.

Укучыларда белем алуга кызыксыну уяту, сыйфатлы белем алу өчен шартлар тудыру, бүгенге тормышка яраклы, иҗади фикерли ала торган, креатив, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү төп бурычыбыз булып тора. Хәзерге көндә үзләштергән мәгълүматны, югары белемне гамәлдә куллана белү дә мөһим. Белем бирү белән беррәттән, балаларны үзебез ирешә алмаган үрләрне яуларга сәләтле итеп тәрбияләргә тырышыйк. Мәктәп, балалар бакчасы ишегаллары һәрвакыт гөрләп торсын! Туган җиребездә бәхетле мул тормышта яшик! Барыгызга да нык сәламәтлек, ижади ачышлар, күңел байлыгы, сабырлык, гаиләләрегезгә иминлек, һөнәри уңышлар телим.

 

Мәктәпне медаль белән тәмамлаучылар

Яңа Кырлай мәктәбеннән:

Хәсәнова Альбина Фәрит кызы;

Наласа мәктәбеннән:

Нәҗметдинова Камилә Расих кызы,

Йосыпова Аида Газинур кызы;

Арчаның 1нче мәктәбеннән:

Гайнетдинова Диләрә Хәбир кызы,

Галимова Индира Искәндәр кызы,

Закиров Алмаз Илфат улы,

Иванова Аида Эльнар кызы,

Сабирова Алия Шамил кызы,

Гарипова Айгөл Наил кызы,

Сабирова Эмилия Илдар кызы,

Төхфәтуллина Талия Азат кызы;

Арчаның 6нчы мәктәбеннән:

Зыятдинова Гөлназ Илдар кызы,

Мостафина Сөембикә Дилүс кызы;

Түбән Мәтәскә мәктәбеннән:

Әүхәдиева Зәлифә Әнис кызы;

Ашытбаш мәктәбеннән:

Гарифуллина Айгөл Ирек кызы,

Хәлимова Айзирәк Әхтәм кызы;

Апаз мәктәбеннән:

Әхмәтова Гөлшат Илшат кызы,

Әхмәтханова Камилә Марат кызы,

Галәветдинов Айнур Газинур улы,

Гафетдинова Гөлия Харис кызы;

Яңа Кенәр мәктәбеннән:

Бәдертдинова Айгөл Рамил кызы,

Гарипов Айбулат Фәрит улы,

Латыйпова Лилия Ильяс кызы;

Шушмабаш мәктәбеннән:

Нуриева Кадрия Камил кызы,

Романова Алия Валерьевна;

Арчаның 5нче гимназиясеннән:

Вәлиева Азалия Айнур кызы,

Сафиева Алсинә Әлфрит кызы,

Мөхәммәтҗанова Илүзә Ильяс кызы;

Арчаның 2нче мәктәбеннән:

Әһлиуллина Аделина Альберт кызы,

Җәләлиева Гөлфинә Рәшит кызы,

Җамалиев Салават Илнар улы,

Нигъмәтҗанова Рузилә Фәрит кызы,

Фатыйхова Зилә Рөстәм кызы,

Фатыйхова Миләүшә Таһирҗан кызы.

 

 

 

Саннар һәм фактлар

2018–2019 уку елын 161 укучы тәмамлады;

Мәҗбүри имтиханнардан гомуми баллар: рус теле – 75,62 (республикада – 74,23), математика (профиль) – 62,69 (64,1); математика (база) – 4,59 (4,48);

105 чыгарылыш сыйныф укучысы 80нән югары балл җыйды;

Рус теле буенча республика күрсәткеченнән югары нәтиҗә бирүче мәктәпләр: Арчаның 1нче мәктәбе, 5нче гимназия, 6нчы мәктәп, Ашытбаш, Апаз, Лесхоз, Иске Чүриле мәктәпләре;

Математика фәне буенча күрсәткечләре республика һәм район нәтиҗәләреннән югары булган мәктәпләр: 1нче мәктәп, 5нче гимназия, Апаз, Ашытбаш, Наласа, Яңа Кенәр мәктәпләре.

1 мең 487 бала төрле лагерьларда булды;

Халыкара олимпиадада 2 җиңүче;

Республика олимпиадасында 62 призлы урын;

“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә 5 җиңүче.

“Мәгарифтә күрсәткән хезмәтләре өчен” Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр:

 Фәхриева Эльвира Илгизәр кызы, Арча педагогика көллиятенең музыка укытучысы;

Әхмәтханова Гөлнара Габделфәрт кызы, Арчаның 5нче гимназиясе тарих һәм хокук белеме укытучысы;

Гайнетдинова Альбина Равиф кызы, Арчаның 1нче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Гыйльванова Әлфирә Мәсхүт кызы, Шушмабаш мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

Зарипов Хәмбәл Хабил улы, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты директоры;

Мусина Чулпан Рәшит кызы, Казанбаш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Хөснетдинова Нурисә Нурмөхәммәт кызы, Кәче балалар бакчасы мөдире;

Хаҗиәхмәтова Сания Ринат кызы, Арча агросәнәгать көллиятенең һөнәргә өйрәтү остасы.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр:

Хәбибуллина Гөлнара Илдар кызы, Арча педагогика көллиятенең математика укытучысы;

Хәмидуллина Чулпан Дамир кызы, Арча педагогика көллиятенең информатика укытучысы;

Абдуллина Йолдыз Илдус кызы, Арчаның 2нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе;

Әхмәтгалимова Рания Шаһинур кызы, Арчаның 4нче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Әюпов Илфар Илдар улы, Кушлавыч мәктәбенең тарих һәм хокук белеме укытучысы;

Закирова Филсинә Фәргать кызы, Арчаның 6нчы мәктәбе физика һәм информатика укытучысы;

Ибраһимова Ләлә Фирдәвес кызы, Арчаның 5нче гимназиясе технология укытучысы;

Мостафина Гөлүзә Барый кызы, Носы мәктәбенең биология укытучысы;

Нигъмәтуллина Ләйсән Сәүбән кызы, Яңа Кенәр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Фәтхуллин Радик Нурислам улы, Иске Ашыт мәктәбенең тарих һәм хокук белеме укытучысы;

Хәкимова Роза Мөхәммәтхан кызы, Арча районы мәгариф идарәсенең баш белгече;

Шәйхетдинова Лилия Фәрит кызы, Арчаның 5нче балалар бакчасы мөдире.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр:

Әбелманова Миләүшә Азат кызы, Арча педагогика көллиятенең музыка укытучысы;

Гәрәев Шәүкәт Дәүләтгәрәй улы, Арча педагогика көллиятенең тарих укытучысы;

Гыйззәтуллина Эльмира Нәзир кызы, Арча педагогика көллиятенең китапханә мөдире;

Зарипов Рөстәм Зөфәр улы, Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия укытучысы;

Гәрәев Булат Рәшит улы, Арчаның 7нче мәктәбе физкультура укытучысы;

Закирова Нәфисә Гали кызы, Кәче мәктәбенең биология һәм география укытучысы.

Россия Федерациясенең “Физик культура һәм спорт отличнигы”мактау билгесе белән бүләкләнүчеләр:

Сәгыйтов Зиннур Вазыйх улы, Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия укытучысы.

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының “Татарстан Республикасында физкультура һәм спорт өлкәсендәге хезмәтләре өчен” мактау билгесе белән бүләкләнүчеләр:

Зарипов Рөстәм Зөфәр улы, Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия укытучысы.

“Татарстан Республикасының физкультура һәм спорт отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр:

Зәйнуллин Хәйдәр Хәйрулла улы, Кәче мәктәбенең физкультура укытучысы;

Шакиров Илһам Мәхмүт улы, “Арча-Арена” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры;

Хисмәтова Лилия Габделвагыйз кызы, “Арча” спорт мәктәбе директор урынбасары;

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:

Әхмәдиев Марат Госман улы, “Арча” спорт мәктәбе тренеры.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр:

Харисов Рәдис Рафис улы, Арча сәнгать мәктәбе укытучысы.

Арча район Советының Мактау грамоталар белән бүләкләнүчеләр:

Сәлахов Шамил Вил улы, Хәсәншәех мәктәбе директоры;

Абдуллин Марс Миннехан улы, Сеҗе мәктәбе директоры;

Гыйләҗиев Хәйсәр Равил улы, Иске Кырлай мәктәбе директоры.

Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр:

Мөхәммәтгалиева Гөлназ Илгиз кызы, Арчаның 2нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе;

Журавлева Алла Викторовна, Арчаның 4нче балалар бакчасы педагог-психологы;

Сәмигуллин Таһир Фидай улы, Яңа Кенәр мәктәбенең физика укытучысы;

Насыйбуллина Диләрә Хәйдәр кызы, Наласа мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Мостафина Рима Галип кызы, Мөндеш балалар бакчасы җитәкчесе;

Абдуллина Гүзәл Ринат кызы, Арчаның 5нче гимназиясе педагог-оештыручысы.

Арча районы башлыгының Рәхмәт хатлары, сертификат һәм күчмә кубоклар белән бүләкләнүчеләр:

Арчаның 1нче мәктәбе (директоры Сафина Эльмира Нәзих кызы);

Сикертән мәктәбе (директоры Сөнгатов Шәүкәт Җәүдәт улы).

“Иң яхшы мәктәпкәчә учреждение”:

Арчаның 9нчы балалар бакчасы (җитәкчесе Мостафина Эльвира Габделхәй кызы);

Үрнәк балалар бакчасы (җитәкчесе Шәяхмәтова Һиндия Равис кызы).

“Яңа уку елына яхшы әзерлек өчен”:

1 урын – Яңа Кенәр мәктәбе (директоры Гайфуллин Әгъзәм Әдһәм улы), Пөшәңгәр башлангыч мәктәбе–балалар бакчасы (директоры Котдусов Раушан Фарадис улы), Мөндеш балалар бакчасы (җитәкчесе Мостафина Рима Галип кызы);

2 урын — Носы мәктәбе (директоры Бәдертдинов Вәсим Хәмит улы), Арчаның 6нчы мәктәбе (директоры Мостафин Дилүс Фәрит улы), Арчаның 11нче балалар бакчасы (җитәкчесе Зөбәерова Айгөл Фаил кызы);

3 урын – Арчаның 2нче мәктәбе (директоры Гыйниатуллина Гөлназ Гали кызы), Сеҗе мәктәбе (директоры Абдуллин Марс Миннехан улы); Курса разъезды балалар бакчасы ( җитәкчесе Фәсәхетдинова Валентина Петровна).

Иганәчелек ярдәме күрсәткән өчен мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр:

 Сәлахов Шәйдулла Имам улы, “Ак барс” агрокомплексы” җитәкчесе;

Хәйруллин Рөстәм Габдуллаҗан улы, “Северный” ширкәте директоры;

Гыйлаҗетдинов Рәүф Гыймадетдин улы, “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International