“Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясендә дә тынычлыгыбыз сакчылары елның-елында катнашып килә

2019 елның 23 августы, җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге район күләмендә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый. “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясендә дә тынычлыгыбыз сакчылары елның-елында катнашып килә. Күптән түгел алар беренче сыйныфка укырга керүче ун баланы әти-әниләре белән эчке эшләр бүлегенә чакырып, шушы акция кысаларында бик матур чара үткәрделәр. Үзенә күрә бик тә кызыклы һәм эчтәлекле чара булды ул. Аеруча мең дә берне белергә теләгән, бөтен нәрсә белән кызыксынган балалар өчен.

Беренче булып балалар белән эксперт-криминалист Вадим Степанов очрашты. Ул ничек итеп бармак эзләре алынуы, шуның ярдәмендә җинаятьчеләрнең эзләренә төшүләре турында сөйләде. Балалар аны йотлыгып тыңладылар, сораулар да бирделәр.

Ишегалдында юл-пат-руль хезмәте машинасы янында балаларны Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең

ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция майоры Ришат Хуҗин көтеп тора иде. Ул бүлекчә хезмәткәрләренең ничек юл иминлеге сагында торулары турында сөйләде, балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга чакырды. Полиция машинасына утырып карарга да рөхсәт итте.

Аннан кинолог Нияз Галиев кунакларны Ленора исемле полиция эте белән таныштырды. Башта куркып калсалар да, бераздан алар Ленора белән фоторәсемгә дә төштеләр. Янына ук килеп этнең башыннан сыйпарга җөрьәт иткәннәре дә табылды. Ленора да балаларны үз итте, күзләрен үк йомып, иркәләүләргә рәхәтләнеп торды.

Шәхси состав белән эшләү буенча өлкән инспектор Алидә Нәбиуллина белән балалар Арча эчке эшләр бүлеге тарихын үз эченә сыйдырган почмакта очраштылар, кызыклы мәгълүматлар ишеттеләр. Тыл начальнигы Илшат Баязитов үзләрен төрле кораллар белән таныштырды, бронежилет, шлемны киеп карарга да рөхсәт итте. “Бу шлем велосипедта йөргәндә әйбәт икән”, – дип куйды берсе балаларга гына хас булган самимилек белән һәм өлкәннәрне елмаерга мәҗбүр итеп.

Ул көнне бөтен бүлек аякка баскан иде. Участок уполномоченныйлары бүлеге һәм балигъ булмаганнар белән эшләү буенча подразделение җитәкчесе, полиция майоры Фәнил Гайнетдинов, балигъ булмаганнар белән эшләү буенча бүлек инспекторы, полиция капитаны Энҗе Усманова да балалар янында булды, район башкарма комитеты аппаратының әйдәп баручы белгече Рамилә Хәбирова да чарада катнашты.

Иң ахырдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Ринат Котдусов балаларга уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырды, укуларында уңышлар теләде.

– Уңышлар бик кирәк, – диде Лесхоздан Алия. – Хәзер укулар бик катлаулы. Без Казанда яшәдек. Анда мәктәпкә килгәндә үк бала тапкырлау таблицасын һәм укый белергә тиеш. Шуңа баланы үстерү үзәгенә йөрттек. Улыбыз Арсений Лесхоз мәктәбендә (шунда кайттык) укыячак. Сынатмас дип ышанам.

Хәерле сәгатьтә булсын. Бу букчалар бишле билгеләре белән генә тулсын.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International