Илкүләм милли проектларны тормышка ашыру дәвам итә. 2019-2021 елларга Татарстанда бу максатка 44,6 миллиард сум акча бүленеп биреләчәк. Финансның 5,7 миллиарды республикада 127 сәламәтлек саклау объектларын камилләштерү һәм төзүгә юнәлдереләчәк. Ә 151 мәгариф объектына (балалар бакчалары керми) милли проект буенча 6 миллиард сумга якын акча карала. Балалар бакчаларына килгәндә, аларны төзү “Демография” милли проектына аерым кергән һәм 114 объектны төзекләндерү, төзү өчен гомуми бюджет 8,2 миллиард сум тәшкил итә. Социаль программаларны мондый масштабта тормышка ашыру республика тарихында моңа кадәр күзәтелмәгән.
44,6 миллиард сум – рес- публикада илкүләм милли проектларны тормышка ашыруның беренче этабы гына. Алар 2024 елга кадәр дәвам итәчәк һәм сумма икенче елдан артачак. Эш шунда, кайбер төбәкләр халык теләге нигезендә эш исемлеген киңәйтү мөмкинме, дигән сорауны күтәреп чыккан. Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмит-рий Медведев 2020 елда ук мөмкин булачак, дип җавап биргән.
Нәкъ менә шуның өчен Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе республикада милли проектларны тормышка ашыруны контрольгә алды.
Безнең Арча районында да милли проектлар буенча бик күп эш башкарылды. Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләре, спорт корылмалары төзелде һәм төзекләндерелде. Алар барысы да халык күз алдында. Һәм бу юнәлештә эш дәвам итә. 2019 елда нинди объектлар файдалануга тапшырылачак?
Яңа Чүриле психоневрологик интернатта моңа кадәр алты корпуста 365 авыру яши иде. Илкүләм проект нигезендә 92 миллион сумлык тагын бер корпус сафка басачак. Аны Арча “МСО”сы ширкәте төзи. Эш биредә кызу темплар белән бара. Төзелеш быел март аенда гына башланды, бүгенгә икенче каты күтәрелгән инде.
Эш барышын район җитәкчеләре, район Советы депутатлары Шәйдулла Сәлахов, Гөлфия Гыйбадуллина даими контрольдә тота. Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да кызыксынып тора.
– Бинаның өченче катын сала башладылар инде. Быел түбә астына кертеп, газ тоташтырып калырга уйлыйлар. Кыш көне эчке эшләрне башкарачаклар. Ә бинаны ачу 2020 елның августында планлаштырыла. Төзелеш барышы даими контрольдә тора, – диде депутат Гөлфия Гыйбадуллина.
ГТО нормалары тапшыру буенча мәйданчык төзелеше дә илкүләм милли проект кысаларында башкарыла. Аңа үзәк стадионда урын билгеләнгән инде. Урамда ГТО нормалары тапшырыр- га яраклаштырылган тренажерлар белән комплекс булачак. Әлегә җиһазлар сатып алынмаган. Ул Татарстан Республикасы Спорт министрлыгына йөкләнгән. Быел файдалануга тапшырылачагын исәпкә алганда, ул эшне дә тиз тотачаклар.
Шәһәребез үзәгеннән үткән саен аның елдан-ел матурая баруына күңел сөенә. Әлеге вакытта анда ком өемнәре күреп гаҗәпләнүчеләр бардыр. Аптырарлык урын юк, “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында биредә Совет мәйданын төзекләндерүнең икенче этабы бара.
Туктаусыз яуган яңгырлар бераз төзелешне тоткарлады, әмма сабыр иткән морадына ирешкән, диләр. Киләчәктә Арча үзәге фонтаннар, урам кинотеатры, ял итү урыннары белән искиткеч матур булачак, рәхәтләнеп ял итү, күңел ачу урынына әвереләчәк.
– Көн саен урамнан узганда карап үтәм. Төзелешнең озакка китүе өчен дулкынланам. Төзүчеләр үзләре дә бик борчыла. Һава торышы тотрыклы булмау сәбәпле, тоткарлыклар туды шул. Һәйкәлләрне төзекләндерү дә катлауландырды. Әлегә кадәр җир асты эшләре башкарылды. Менә хәзер эш күренә башлады инде. Урамны дәвам итеп тротуарлар да салына. Барысын да сөйләп бетермим, сер булып калсын. Шуны гына әйтәм, матур булачак, – диде төзелешне контрольдә тотучы депутат Шәфигулла Гарипов.
Милли проект буенча төзелгән алтынчы балалар бакчасы узган ел ук ачылды. Хәзерге вакытта бөтен уңайлыклары булган, әллә кайдан балкып торган бакчага балалар бик теләп йөри, ата-аналар да сөенеп туя алмый, җитәкчеләргә рәхмәтләрен белдерә.
Ә Арчаның бишенче һәм Күпербаш балалар бакчалары ныклап төзекләндерелгәннән соң яңадан балаларны үзенә сыендырачак. Ачу тантанасы 29 августка планлаштырыла.
Милли проект бер генә өлкәне дә читләтеп үтми дисәк, ялгышмабыз, мөгаен. Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә яңалыклар бар. Үзәк хастаханә, поликлиника төзекләндерелде. Хатын-кызлар өчен маммография бүлмәсе ачылу зур казаныш булды. Хәзер 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен гериатрия (өлкән һәм дәвалау сүзләреннән алынган) бүлмәсе барлыкка килгән. Өлкәннәрне поликлиникага йөртү өчен халыкны социаль яклау бүлегенә махсус автобус та кайтачак.
Әмма камиллекнең чиге юк. Быел йөрәк-кан тамырлары үзәге, онкология бүлмәсе яңа җиһазлар белән тулыландырылачак, балалар консультациясенә 2 миллион 914 мең сумлык яңа җиһазлар сатып алынган.
Әниләр дә читтә калмаган. Федераль закон нигезендә беренче баласын 25 яшькә кадәр алып кайткан очракта бер тапкыр – 50, өченче баласын 29 яшькә кадәр тапса 100 мең сум акча түләнә. Әмма баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган, ананың авыл җирендә 3 ел яшәгән, ананың да, баланың да Россия гражданнары булуы шарт.
Моннан тыш, яшь баласы булган аналарга яшь ярымга кадәр ай саен бирелә торган түләүләргә дә үзгәреш керде. 2020 елның 1 гыйнварыннан ул өч яшькә кадәр түләнә башлаячак. Хәзерге вакытта гаиләдә кеше башына керем 14034 сум һәм түләү суммасы 8896 сум. Икенче елга нинди шартлар буласы әлегә билгеле түгел.
Урта Пошалымда модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Урыны әзер, коммуникацияләр эшләнгән, модуль 28 август-
та кайтачак. ФАП быел файдалануга тапшырыла.
Мәдәният өлкәсендә дә август ахырында ике объект ишекләрен ачачак. Иске Чүриле мәдәният йорты эчтән генә түгел, тышкы яктан да бик ямьсезләнгән иде. Кайсы җиренә күз салма, яңартылуны сорады. Ниһаять, Иске Чүриле халкы теләгенә иреште. Мәдәният йорты танымаслык булып үзгәрде. Олы юлдан ерак түгел генә урнашкан бу бина хәзер шунда ук матурлыгы белән үзенә җәлеп итә. 28 август көнне ныклап төзекләндерелгәннән соң аны ачу тантанасы була.
Арча үзәк китапханәсендә дә 28 августта зур тантана планлаштырыла – биредә “Мәдәният” милли проекты кысаларында “Цифрлы мәдәният” Федераль проекты нигезендә 60 урынлык виртуаль концерт залы ачыла. Яшьләр аның ни булуын белә, ә менә өлкәннәрнең аңлап бетермәве бар.
– Виртуаль концерт залы классик музыканы пропагандалау өчен эшләнә. Махсус аппаратура ярдәмендә Россиянең зур залларында барган концертларны интернет аша онлайн-режимда күрсәтә алачакбыз. Бу төбәкләрдә яшәгән халыкка да тигез мөмкинлекләр булдыру өчен эшләнә. Теләге булган һәр кеше килеп карый ала. Чаралар үткәрү өчен дә бик уңай. Студия, кече концерт залы инде бу, – дип аңлатты район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина. – 300 мең сум грант акчасына телевизор, ноутбуклар, музыка көйләү җиһазы һәм башка кирәкле әйберләрне алдык. Ә бүлмәне төзекләндерү, бизәүгә район булышты. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова даими контрольдә тотты. Җитәкчеләргә зур рәхмәт.
Мәгариф системасында да милли проект кысаларында зур эш каралган. Арчаның җиденче, Лесхоз, Яңа Кенәр, Иске Чүриле мәктәпләрендә “Заман мәктәбе” федераль проекты нигезендә санлы һәм гуманитар профильләр мәгариф үзәге булачак. Нинди эшләр планлаштырыла соң? ОБЖ, технология, математика һәм информатика буенча кабинетларны, шахмат уены өчен зонаны матди-техник җиһазлау күздә тотыла.
– Сыйныф бүлмәләрен тиешле дәрәҗәдә төзекләндерү “Арча КСМы” ширкәтенә йөкләнгән. Бүлмәләр үзенчәлекле булачак. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан дүрт юнәлеш буенча дүрт мәктәпкә дә җиһазлар кайтарыла башлады. Аннан әлеге фәннәр укытучылары укып, белемнәрен күтәреп кайттылар, – диде мәктәп- ләрдә әлеге эшләрне контрольдә тотучы депутат Рәзилә Шәймәрданова.
Юллар. Халыкны иң дулкынландырганы. Дөрес, соңгы елларда бездә юллар проблемасы бик күтәрелми. Чөнки аларга зур игътибар бирелә. Асфальт кергән авыллар арта, авыл эчләрендәге урамнарга да асфальт, вак таш җәелә. Хәзер сүз булганнарын төзекләндерү турында да бара башлады. “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты нигезендә быел Арча–Олы Әтнә, Казан–Малмыж юлларында төзекләндерү эшләре алып барылды. Икесендә дә 19 миллион 600 мең сумлык эш башкарылган. Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен без “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Альберт Сафиевка мөрәҗәгать иттек.
– Бу программа буенча безгә дүрт объект бирелгән иде. Шуларның икесе Арча районында. Кәдрәк белән Иске Чүриле арасында 2 километрга якын участок төзекләндерелде. Фреза белән кисеп юл тигезләнде, бер катлам тигезләү асфальты, аның өстенә яхшы сыйфатлы асфальт түшәлде. Икенчесе Зур Бирәзә белән Наласа авыллары арасында шундый ук озынлыктагы участок. Бу урында ике кат – башта тигезләп, аннан яхшы сыйфатлы асфальт салынды. Әлеге юлны дәүләт комиссиясе кабул итте. Мәскәүдән дә килеп тикшереп, уңай бәя биреп киттеләр, – диде ул.
Илкүләм милли проектларның районда үтәлеше депутатлар тарафыннан даими контрольдә тора. Шулай ук урыннарга чыгып утырышлар оештырыла, җәмәгатьчелек тыңлаулары үтә. Барлык җирлектә илкүләм милли проектларның тормышка ашырылуы турында хәбәрдар булсын өчен мәгълүмати плакатлар эленгән. Әлеге объектларның барысы да диярлек 2019 елда тапшырылачак.
Гөлсинә Зәкиева