Фәхретдиновлар гаиләсе Арча районының лаеклы вәкилләре.

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Фәхретдиновлар гаиләсе Арча районының лаеклы вәкилләре.

2019 елның 24 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән кабул итү мәҗлесе узды. Арча муниципаль районын Хәсәншәех авылыннан күп балалы Фәнис һәм Равилә Фәхретдиновларның гаиләсе тәкъдим итте.

 Балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен биш бала анасы Равилә Сәйфетдиновна "Ана даны"медале белән бүләкләнде. Кабул итү барышында Р.С. Фәхретдиновага Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов тапшырыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International