Арча районы кырларында урып-җыю кампаниясе экваторны узып китте

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Арча районы кырларында урып-җыю кампаниясе экваторны узып китте. 33,7 мең га чәчүлек мәйданнары җыеп алынган, бу барлык планның 61 проценты.
27 август иртәсендә урып-җыю компаниясе тәмамлану турында Илшат Нуриевка кулларында ипи тотып «АФ Казанка» ҖЧҖ җитәкчесе Айдар Сабиров горурланып рапорт бирде.   
Хуҗалыкта урып-җыю кампаниясе оешкан төстә, техник паркны нәтиҗәле файдаланганда барды. Хуҗалык сыйфатлы орлыклар, терлекчелек – ашлык фуражы, халык азык - төлек ашлыгы белән тәэмин ителгән. 2020 ел уңышы өчен ныклы нигез салынган, 500 га көзге культуралар чәчелгән. Туфракны төп эшкәртү кызу темплар белән бара.
Район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык игенчеләрен урып-җыю эшләренең уңышлы тәмамлануы белән котлады. Зур көйле эш һәм авыр хезмәттә югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International