23 августта Арча районында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең мобиль кабул итү пункты эшләде

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

23 августта Арча районында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең мобиль кабул итү пункты эшләде. Яңа Кенәр, Шушмабаш һәм Яңа Кырлай авылларында яшәүче халык партиянең мобиль төркеменә үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Яңа Кенәрдә яшәүче Хәниф Әхмәтов авыл халкын борчыган мәсьәләне хәл итү нияте белән килгән. Авылның Комсомол урамы аша салынган күперне төзекләндерүне сорый ул. Яңа Кенәрнең янгын сүндерү бүлегендә эшләгәнлектән, бу күпер аша янгын сүндерү машинасы белән күрше-тирә кайбер авылларга турыдан гына еш чыгып йөрергә туры килә икән үзенә. Соңгы вакытта күпер нык тузган, аннан хәзер зур йөк машиналары белән чыгып йөрү көннән-көн кыенлаша бара. “Авылда, чисталык ягыннан бар да тәртипкә салынды. Айның 4, 14, 24нче числосында трактор белән чүп җыю оештырыла. Авыл халкы пакетларга салып юл кырыена чыгарып куя. Чисталыкка авыл халкы да сак карый, чүп ташлаучы булмагач, елгалар, тирә-юнь чистарды. Мәдәният өлкәсендә дә, авылда әледән-әле төрле чаралар була. Тиздән республикабызның язмышында роль уйный торган тагын бер чара – сайлаулар узачак. Сайлауда һәркем үз тавышын бирергә тиеш дип уйлыйм”, – ди Хәниф абый. Лаеклы ялдагы укытучы Фәридә Сәмигуллинаны да авылның яшәеше борчый. “Яшьләргә, бигрәк тә яшүсмерләргә кичләрен вакытны файдалы итеп уздырыр урын юк. “Җиһангирлар паркы”н да төзеп бетермәделәр. Ә ул яшьләр өчен менә дигән урын бит! Авыл халкы исеменнән шуны төзетеп бетерүләрен сорыйм”, — ди ул. Авылдагы иске, хуҗасыз йортларны сүттереп бетерү буенча да гозерен җиткерде: “Күршебездә шундый йорт тора, янгын чыгудан хәтәр, өстәвенә, тирә-юнен өрәңге басты, аның орлыклары бакчаларга төшеп, вак өрәңгеләрне йолкып бетерерлек түгел. Тагын бер гозерем – авыл җирендә ялгыз яшәүче өлкәннәрнең каралты-курасын төзекләндерүдә ярдәм булсын иде”.

Яңа Кенәрдән соң төркем Шушмабаш, Яңа Кыр-лай авылы халкы белән очрашты. Шушмабашлар авылны “Чиста су” прог- раммасына кертергә һәм авылда ял паркы төзергә иде дигән тәкъдим язды. Авылның су башнясы 50 ел элек төзелгән булган. Күп балалы ананың гозере дә илдәге бик күпләргә кагыла торган: “Күп балалы гаиләләргә ни өчен пай җиренә ташлама юк һәм ни өчен Татарстанда, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, күп балалы гаиләләргә ташламалар азрак?”

“Минималь хезмәт хакы ни өчен түбән?” дигән соравын язды Яңа Кырлайда бер сайлаучы партиягә гозерендә. Авылның яшәешенә килгәндә, балалар бакчасының 8 ел элек төзелгән мәйданчыгы нык тузган. “Яңа уен мәйданчыгы белән ярдәм итүегезне сорыйбыз. 20дән артык бала йөрүче бакчаны киләчәктә июнь аенда да эшли торган режимга көйләп булмас микән”, – ди Яңа Кырлай халкы. Гозерләр шактый булды: “Өйгә стационар телефон кертәсе идек, тик буш номерлар юк, аның өчен яңа АТС кирәк диләр. Шуны хәл итсәгез иде”, “Авыл җирендә үскән түндербаш үләнен бетерүдә авыл җирлеге хезмәткәрләре генә көрәшә алмый, шушы мәсьәләне ил күләмендә бетерү юлларын тапсагыз иде”, “Ия елгасы елдан-ел саега, елганы чистартырга кирәк. Шул ук елга аша авылның икенче ягына чыга торган күперне төзекләндерергә кирәк иде”.

Сорауларның һәммәсе язмача мобиль төркемгә тапшырылды. Алар үз чиратында партия депутатларына барып ирешәчәк. Халыкка сорау-гозерләре канәгатьләндерелгәнне көтәсе кала.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International