Бурыч – яхшы белем һәм тәрбия бирү

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Бурыч – яхшы белем һәм тәрбия бирү

23 августта Арча район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты проректоры Гөлнара Сәгыева катнашты.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров үзенең чыгышында узган уку елында ирешелгән уңышларга, булган проблемаларга тукталды, яңа уку елына бурычлар билгеләде.

– Чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгак-лау аттестациясе элеккечә төп һәм урта гомуми белем бирү сыйфатының иң гадел күрсәткечләренең берсе булып кала, – диде ул.

2019 елда 11 сыйныфны тәмамлаган 161 укучы Бердәм дәүләт имтиханы биргән. 7 предмет буенча (барысы – 12) күрсәткечләр республиканыкыннан югары. Әмма математика, химия, информатика һәм география буенча түбәнрәк. 2018 елда 101 укучы 80 баллдан югарырак бал җыйса, быел алар 105 булган.

Рамил Данил улы укучыларны 10нчы сыйныфка алырга теләмәүче мәктәп җитәкчеләрен кисәтеп үтте. Планлы һөнәри белем бирү тугызынчы сыйныф ахырында түгел, ә башлангыч мәктәптә үк башланырга тиеш. Беренче сыйныфка кабул итүдә дә таләпләр катгый. Ата-аналар мәктәпнең кабул итү кагыйдәләре, укыту программалары, профиле турында хәбәрдар булырга тиеш. Территорияләр һәр мәгариф учреждениесенә бүленгән, беренче сыйныфка кабул итүдән нигезсез баш тарту булырга тиеш түгел.

Мөмкинлекләре чикле балаларны укыту буенча Федераль дәүләт мәгариф стандарты, махсус кирәкле ярдәм күрсәтү юлы белән, теләсә кайсы белем йортында уку мөмкинлеге бирә. Быел районда 6 мәктәптә шундый 7 беренче сыйныф укучысын укыта башлыйлар.

Олимпиадаларда алган урыннар да белем бирүнең сыйфатын раслый торган күрсәткеч. Быел безнең район укучылары 62 призлы урыннар алганнар, 2018 елда – 45.

Бүгенге көндә 69 мәктәптә уку татар телендә бара. Укучылар тулысынча татар телен дәүләт теле буларак өйрәнә. Туган телләр буенча республика олимпиадаларында 2018 елда – 26, быел 27 урын алганнар. Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында 3 укучыбыз җиңүгә лаек булган.

Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Әгъзам Гайфуллин, Арчаның 3нче башлангыч мәктәбе–балалар бакчасы директоры Люция Фатыйхова, Арчаның 7нче мәктәбе укытучысы Алсу Фәйзуллина үз коллективларының эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

ТР Мәгарифне үстерү институты проректоры Гөлнара Сәгыева Арча районының мәгариф, белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы районнарның берсе булуын әйтте. “Укытучы гомер буе укый. Һәр буын үз сорауларын куя, укытучы аларга җавап бирергә әзер булырга тиеш”, – диде ул.

Район башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында район мәгарифенең ныклы матди базага ия булуы, әзерлекле кадрлар белән тәэмин ителүен билгеләп үтте. Район бюджетының 70 проценттан артыгы мәгариф системасына бирелә. Быел Арчаның 5нче һәм Күпербаш авылы балалар бакчалары ныклап төзекләндерелде. Арча шәһәрендә тагын ике һәм Наласа авылында балалар бакчалары төзеләчәк.

Бөтен мөмкинлекләр тудырылган, аның нәтиҗәсе дә булырга тиеш. Республикада 181 укучы Бердәм дәүләт имтиханында 100әр балл җыйган. Алар арасында безнең район вәкилләре юк. Димәк, укытуның сыйфатын күтәрү, һәр бала үз мөмкинлеген тулырак тормышка ашыра алсын өчен күп эшлисе бар әле.

– Район җитәкчелеге сәләтле балаларга, үз эшләрендә яңа технологияләр кулланучы талантлы педагогларга, учреждениеләргә һәрвакыт булышып килде һәм киләчәктә дә булышачак, – диде Илшат Габделфәртович. – Олимпиадаларда призлы урыннар алучыларның арта баруы куандыра. Бу беренче чиратта сез укытучыларның казанышы. Әмма Талантлар университеты белән әйбәт, ләкин җитәрлек эшләмәүне билгеләп үтәм. Безгә Талантлар университеты студентларын һәм остазларын тагын ун тапкырга арттыруга ирешергә кирәк.

 Болар бар да мөһим, әмма мәгариф базасының нигезе педагогларның осталыгы һәм тәҗрибәсе, сайлаган хезмәткә тугрылык белән салына. Укучыларга патриотик тәрбия бирүгә игътибарны арттырасы бар. Бу эш планлы рәвештә һәм көн саен алып барылырга тиеш.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International