Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Расих Галимҗанов җитәкчелегендәге агитбригада да үз эшен башлап җибәрде

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Расих Галимҗанов җитәкчелегендәге агитбригада да үз эшен башлап җибәрде. Узган атнада ул “Северный” ширкәтенең Носы бригадасы ындыр табагында булды.

– Кызу эш вакытында аз гына булса да күңелләрегезне күреп, ял иттерә алсак, без бик шат булыр идек, – диде Расих Галимҗанов музыка тавышына аның тирәсенә җыелган ындыр табагында эшләүче хатын-кызлар, ир-атларга мөрәҗәгать итеп һәм яраткан җырларын башкарды.

Басудан ашлык белән кайткан машиналар туктап, шоферлары да бераз ял итеп алды, трактор гөрелдәүләре дә санаулы гына вакытка тынып торды.

– Көннәр матур торудан файдаланып, тулы көчкә эшләргә тырышабыз. Арыш 676 гектарга чәчелгән иде, ул тәмамланды инде. Борчак суктыра башлаган идек. Уңышы яхшы. Бер басудан – 31, икенчесеннән 28 центнер чыкты. Тик яшел булгач, бераз туктап торырга булдык. Хәзерге вакытта турыдан-туры бодай суктыралар, – диде хуҗалыкның баш икътисадчысы Фаил Котдусов. – Төп ындыр табагы безнең Носыда. Бөтен ашлык бирегә кайта. Эшкәртелә, чистартыла, киптерелә һәм дәүләткә озатыла. Быел эшләргә бик авыр. Ашлык дымлы. Техника еш ватыла. Киптерергә күп кирәк. Ярый әле газ ягыла, ягулыкны җиткереп тә булмас иде.

– Шулай да көннекен көнгә эшкәртеп барырга тырышабыз, – дип кушылды ындыр табагы мөдире Рафил Ганиев. – Ашлык киптерүчеләр Ирек Әхмәтов, Ленар Хәйруллин, машинистлардан (ике смена) Рәдиф Җәләлиев, Газинур Сәмигуллин, Идрис Сөнгатов, Айнур Сәмигуллинны мактап китәсе килә. Бухгалтерия, авыл җирлеге хезмәткәрләре дә төп хезмәтләрен калдырып, ындыр табагында эшли. Бүген һәр минут кадерле.

Форсаттан файдаланып Фаил Котдусов алдынгылар исемнәрен дә әйтеп үтте.

– “Полесье”да ашлык сугуда Равил Габдрахманов беренче урында бара. Рәдис Низамов – икенче, Мидхәт Мифтахов өченче урында. Ашлык егуда Рамил Зиннәтуллин, Фирдәвес Нәбиуллин, ашлык ташучы “КамАЗ” машинасы шоферлары Фәнил Сираҗиев, Нияз Зәйнагов, Алмаз Әсәдуллин, “ГАЗ–53” машинасында Илһам Яппаров, Фаяз Низамов, Илшат Хәйруллин мактауга лаек, – диде ул.

Агитбригада чыгышы ындыр табагындагыларга да, кырдагыларга да музыкаль сәлам булып яңгырады. Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәребез, яраткан җырчыларыбыз Данис Гайфуллин, Динар Бариев та җырларын көнне төнгә ялгап эшләүче авыл хезмәтчәннәренә багышлады.

– Монда кадәр килеп концерт куйган, безнең күңелне күтәргән өчен бик зур рәхмәт сезгә. Арганнар онытылып, дәрт кереп киткәндәй булды, – диде соңыннан Алсу Галимҗанова.

Көннәрнең үзгәреп китүе генә бераз күңелне борчый. Яңгырлар яумыйча, Аллаһы Тәгалә булган игенне җыеп алырга мөмкинлек бирсен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International