Район башлыгы И.Г.Нуриевның белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлавы

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы! Кадерле укучылар, ата-аналар һәм педагоглар!
Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәм — елда иң тантаналы һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, ул барлык буыннарга да кадерле, ул яңа ачышлар һәм мөмкинлекләр дөньясына ишек ача.   Бу көн турындагы якты хатирәләр гомер буе безне җылыта, игелекле эшләргә рухландыра, тормышның авыр минутларында ярдәм итә.    Укытучылар өчен-үз осталыкларын камилләштерүдә чираттагы баскыч; чыгарылыш сыйныф укучылары өчен-сайлау һәм тормыш юлын билгеләү этабы; Беренче сыйныф укучылары өчен-беренче кыңгырау һәм беренче укытучы, гаҗәеп мәктәп тормышы, тулы яңа белемнәр һәм ачышлар чоры.
Педагогларга һөнәри уңышлар, зирәклек, мәхәббәт һәм укучыларыбызга Рәхмәт, хезмәт сөючәнлек, максатка ирешүдә үҗәтлек, яхшы билгеләр, ата – аналарга – сабырлык, балаларының уңышларына һәм җиңүләренә шатлык телим. Бу уку елы барыбыз өчен дә кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади табышларга юмарт булсын, ә мәктәп тормышы эчтәлекле һәм төрле булачак.   Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс энергия, үз көчегезгә һәм тормыш оптимизмына ышаныч телим!


 Муниципаль район башлыгы И. Г. Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International