Милли проект кысаларында ныклап төзекләндерелгәннән соң Иске Чүриле авылы мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Бик ямьсезләнгән, төссезләнгән иде инде ул бина. Тышкы яктан гына түгел, эчтән дә.
– Кайбер җиренә ДВП, фанера кадаклап куйганнар, кайбер урынын пленка белән каплаганнар, идәненә басып булмый, аяк төшеп китә. Тәрәзәләр иске, җил өрә. Батареяларга кул тидереп булмый, эссе, ә бинада салкын, җылы тормый, – диде ныклап төзекләндерү эшләре башкарган “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе урынбасары Азат Җәләлетдинов. – Хәзер плитә идән, пластик тәрәзәләр, иркен сәхнә, барлык уңайлык- лары тудырылган. Сакларга гына кирәк.
Чыннан да, ныклап төзекләндерелгәннән соң бина танымаслык булып үзгәргән. Якты, иркен, матур. Тамаша залы да, сәхнәсе дә зур. Шушы бинада ук авыл җирлеге, почта бүлекчәсе, китапханә урнашкан.
– Биредә бер утырышта катнашырга туры килде миңа. Ямьсез, иске, салкын. Шул вакытта бу бинаны яхшылап төзекләндерергә кирәк, дигән фикергә килдем. Иске Чүриледә тырыш, хезмәт сөючән халык яши. Мәктәпләре матур. Менә хәзер мәдәният йорты да аннан калышмый. Рәхмәт төзүчеләргә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка. Мәдәният үзәге гөрләп торсын, исәнлектә бер-беребезнең игелеген күреп яшик, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.
Мәдәният йортын ачу тантанасына Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да килгән иде. Ул мәдәният йорты матди базасын ныгытуда куллану өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк итеп сертификат тапшырды.
“Арча КСМ” ы ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев бу бинаны яңартуда зур тырышлык куйган коллективына, Азат Җәләлетдиновка олы рәхмәтен белдерде.
Иске Чүриледә мәдәният йортына нигез салынган елларда биредә хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Мөдәррис Фәйзрахманов тарихны барлап үтте.
– Рөстәм Миңнехановның район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән чоры. Ике чакырылыш район Советы депутаты булды ул. Шунда аңа клуб салу наказ итеп бирелде. Ул аны үтәде. 1992 елда Иске Чүриледә мәдәният йорты төзелде. Шул елны республика семинары узып, Минтимер Шәймиев килде, икенче елны Россиякүләм семинар оештырылды. Горурланырлык әйберләр күп, – диде ул. – Шуларның тагын берсе – бүген яңартылган клубны тапшыру. Игелеге булсын, халыкка озак еллар хезмәт итсен.
Мәдәният йортын ачу тантанасы җыр-биюсез генә узса, дөрес булмас иде. Сәхнәдән үзешчәннәр белән бергә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе каршында эшләп килүче “Илһамият” иҗат төркеме артистлары чыгыш ясады.
Ул көн күңелле чараларга бай булды. Тагын берсе – Арча үзәк китапханәсендә виртуаль концерт залы ачылды. Бөтенроссия виртуаль концерт залы Мәдәният министрлыгының иң зур проектларының берсе. Бу система филармония концертларын, классик музыканы турыдан-туры (яки язмада) онлайн-режимда карарга, тыңларга мөмкинлек бирә.
Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы “Мәдәният” милли проекты кысаларында “Санлы мәдәният” федераль проектының “Виртуаль концерт залы” грантына лаек булган иде. Федераль бюджеттан тиеш-
ле җиһазлар алу өчен 300 мең сум акча бүленеп бирелгән. Җирле бюджет хисабына залны төзекләндерү, бизәү эшләре башкарылган.
Виртуаль концерт залын ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, депутатлыкка кандидат Лотфулла Шәфигуллин катнашты, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Аюпова да кайткан иде.
– Виртуаль концерт залы музыка сөючеләр өчен бик уңай урын. Балаларны да, өлкәннәрне дә чакырып, чаралар оештырырга кирәк. Бу зал буш тормасын, – диде Илшат Нуриев.
– Ул китап укучылар санын арттыру өчен дә бик уңай булачак, – диде үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина ярдәм иткән һәм теләктәшлек күрсәткән өчен җитәкчеләргә рәхмәтен белдереп. – Бу урында тагын бер шатлыгыбыз белән уртаклашасы килә – Яңа Кырлай китапханәсе милли проектлар кысаларында 5 миллион сумлык грантка ия булды. Биредә киләчәктә модельле китапханә булачак.
Ул көнне залдагылар өчен Мәскәү филармониясенең академик симфоник оркестры башкаруында Фредерик Шопенның оркестр белән фортепьяно өчен язылган икенче концерты яңгырады.
Форсаттан файдаланып килгән кунаклар китапханә буенча экскурсия үткәрделәр, өченче буын университеты дәресләрендә, китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат төркеменең чираттан тыш утырышында булдылар.
Гөлсинә Зәкиева