Бер танышым миңа: “Инвестор белән фермер арасында нинди аерма бар?” – дигән сорау биргән иде. Аптырабрак калганны күреп: “Менә мин әле генә бер инвестор янында булдым, кара костюм-чалбардан, ак күлмәктән, галстук таккан, өстәл артында утыра бу. Ә менә минем кулларны, киемне кара, фермер шундый була ул”, – диде.
Аның сүзләрендә хаклык бар, билгеле. Әмма башка төрле мисаллар да китерергә була. “Аю” ширкәте инвесторларының берсе Марсель Сафиуллин “МакДон” комбайны белән игеннәрне теземнәргә сала. Җитәкче гел гади халык арасында, үз мисалы белән үрнәк күрсәтә.
Комбайнчылар арасында төрле һөнәр ияләрен очратырга мөмкин. “Казанка” хуҗалыгы баш инженеры Фаил Хәлиуллин хәзерге вакытта район комбайнчылары арасында беренче урында бара, “Акрос-530” комбайны белән 18710 центнер ашлык суктырды инде. “Фаил басуда вакытта минем күңелем тыныч, – ди хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров. – Ул үз комбайнын эшләтеп кенә калмый, башка комбайннар белән килеп туган проблемаларны да хәл итә.
Сүз уңаеннан, “Казанка” хуҗалыгында урак өсте күптән тәмамланды, комбайннары “Нива Агро” хуҗалыгына ярдәмгә килде.
Марсель Минһаҗев (“Курса МТСы”), Разил Нәбиуллин (“Ак барс” агрокомплексы”) – укытучылар, урак өстендә комбайнга утыралар. “Россельхознадзор” хезмәткәре Фәннур Төхвәтуллин чираттагы ялын урып-җыю чорына туры китереп алган һәм “Таң” хуҗалыгында комбайн белән игеннәрне урып-җыя.
1 сентябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев игеннәрне урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән өчен “Кишет” ширкәте комбайнчысы Ленар Зариповка, “Ашыт” ширкәтеннән Якуб Гатиятуллинга, “Ташкичү” ширкәтеннән Марсель Яруллинга, “Аю” ширкәтеннән Фаил Шаһидуллинга, “Таң” ширкәтеннән Раил Хәсбиуллинга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
– Быелгы уракта 30 комбайн-
чы бүләк алды инде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге, яшьләр һәм спорт бүлеге, депутат һәм эшмәкәрләр комбайнчыларга бүләк тапшыр-
дылар. Соңгысы безнең өчен әле яңалык. “Металл” ширкәте җитәкчесе Фәнис Гарәфиев, район Советы депутаты, “Водоканал-Сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев, шәхси эшмәкәр Әгъләм Локманов басуларга барып алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр.
Бүләккә лаек булучылар саны артачак әле. Урып җыя- сы мәйданнар шактый. 3 сентябрьгә игеннәрнең 69 проценты җыйнап алынды. “Казанка”, “Курса МТСы” ширкәтләре бу эшне төгәлләде.
12142 гектарда (план 16334 гектар) көзге культуралар чәчелде. “Курса МТСы”, “Ашытбаш”, “Казанка”, “Кызыл Яр”, Ташкичү”, “Таң” хуҗалыклары көзге чәчүне төгәлләделәр.
Ильяс Фәттахов