2019 елның 05 сенябрь көнендә Арча районының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 14 яше тулган мәктәп укучыларына Россия гражданины булуын раслаучы документ — паспорт тапшырылды. Арча муниципаль районы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Һидиятов Р.Ә., Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча района буенча бүлегенен миграция мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Лошакова О.В. 6 укучыга паспорт тапшырганда аларга уңышлар һәм Россия гражданины дигән дәрәҗәле исемне лаеклы йөртүләрен теләделәр, паспортка ия булучының ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңлаттылар.