Грипп – халыкның 10-15 процентына кадәр зарарлый торган йогышлы авыру

2019 елның 6 сентябре, җомга

Грипп – халыкның 10-15 процентына кадәр зарарлый торган йогышлы авыру. Грипп вирусы кешедән кешегә сөйләшкәндә, ютәлләгәндә, төчкергәндә бик җиңел күчә. Сәламәтлекне саклауда иң мөһим чараларның берсе – прививка. Күпьеллык практика күрсәткәнчә, прививка ясаткан кеше авырса да, гриппны җиңелрәк кичерә, өзлегүләрдән сакланган була.

Хөрмәтле Арча районы халкы! Район үзәк хастаханәсе 2019 елның 8 сентябрендә авыл сайлау участоклары һәм Арчаның түбәндәге сайлау участокларында гриппка каршы түләүсез вакцинация уздыра:

– 940 номерлы Арча сайлау участогы, Арча шәһ., Мәктәп ур., 2 йорт, Арчаның 1нче урта гомуми белем мәктәбе бинасы.

– 935 номерлы Арча сайлау участогы, Арча шәһ., ТАССРның 90 еллыгы ур., 42 йорт, Арчаның 6нчы урта гомуми белем мәктәбе бинасы.

– 938 номерлы Арча сайлау участогы, Арча шәһ., Зур ур., 77 йорт, Арчаның 5нче гимназиясе бинасы.

– 944, 945 номерлы Арча сайлау участоклары, Арча шәһ., Күпер ур., 15 йорт, Арчаның 2нче урта гомуми белем мәктәбе бинасы.

– 937 номерлы Арча сайлау участогы, Арча шәһ., Вагыйзовлар ур., 14 йорт, Арча педагогика көллияте бинасы.

– 946 номерлы Арча сайлау участогы, Арча шәһ., Һ. Такташ ур., 58 йорт, Арча станциясе күпфункцияле үзәк бинасы.

Шулай ук поликлиниканың процедура бүлмәсендә 8.00-14.00 сәгатьләрдә гриппка каршы түләүсез вакцинация узарга мөмкин.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Ярамаска мөмкин, белгеч белән

киңәшләшергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International