Казанда 3 сентябрьдән “Чиста сайлаулар өчен” корпусының вәзгыять үзәге эшли башлады

2019 елның 6 сентябре, җомга

Казанда 3 сентябрьдән “Чиста сайлаулар өчен” корпусының вәзгыять үзәге эшли башлады. Үзәк VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларның, шулай ук тавыш бирү датасына кадәр калган көннәрдә сайлау процессының мәгълүмати мониторингын алып барачак, 8 сентябрьдә тәртип бозулар турындагы мәгълүматларны тикшерәчәк.

– Вәзгыять үзәге төрле чыганаклардан: участокларда эшләүче җәмәгать күзәтүчеләреннән, НОМ24 бәйсез иҗтимагый мониторинг интернет-порталыннан, социаль челтәрләрдән, телеграмм-каналлардан һәм мессенджерлардан керүче сайлаулар турындагы хәбәрләрнең “аккумулятор”ы ролен уйный, – ди Татарстанда “Чиста сайлаулар өчен” корпусы” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк координаторы Павел Соломонов. – Моннан тыш, без партияләр һәм кандидатларның вәкилләреннән һәм күзәтүчеләрдән керүче хәбәрләрне тикшерәчәкбез. Алар бөтен районнардан да җыелачак.

– Җәмәгать күзәтүчеләренә ярдәмгә корпус экспертлары тарафыннан әзерләнгән “Күзәтүче белешмәлеге” җибәреләчәк. Анда бәйсез күзәтүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары күрсәтелгән, мөмкин булган провокацияләргә һәм штаттан тыш хәлләргә ничек җавап бирү турында инструкция- ләр тапшырылган, – дип аңлата корпусның лекторы Тимур Какохо.

Татарстанда вәзгыять үзәге төзү башлангычы белән “Чиста сайлаулар өчен” корпусының төбәк бүлекчәсе вәкилләре чыкты. Аны төзегәндә федераль вәзгыять үзәгенең һәм барлык дәрәҗәдәге сайлаулар үткәрү вакытында эшләгән төбәк үзәкләренең тәҗрибәсе исәпкә алынды. Татарстанда вәзгыять үзәге 2018 елның мартында – РФ Президентын сайлаулар вакытында да эшләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International