Үрнәк авыл җирлегендә үткәрелгән авыл көне “Районда балалар һәм яшүсмерләр спортының торышы һәм үсеш перспективалары. Җирлек территорияләренең социаль-икътисади үсеше турында (Үрнәк авыл җирлеге мисалында)” дигән теманы үз эченә алды. Анда район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Бу бер яктан Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов өчен имтихан да булды һәм ул аны бик яхшыга үтәде. Алдына гына карап, артыгын сөйләшмичә, үз җаена гына барысын да эшләп йөргән Илгиз Камалетдинов яхшы команда туплый алган, шуңа кайсы социаль объектка барма, йөзенә кызыллык китерерлек булмады.
Очрашу Сурнарда, урман эчендә Казансу елгасына нигез салынган урыннан башланып китте. Каяндыр Шүрәле килеп чыкты, фольклор ансамбль чыгышын тәкъдим итте. Авыл җирлекләре башлыклары эш көнен шулай күтәренке кәеф белән башлап җибәрделәр.
Беренче булып алар Үрнәктәге “Әкият” балалар бакчасына юл алды. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга физик тәрбия бирү биредә ничек оештырылган? 2015 елда гына тапшырылган, бөтен уңайлыклары булган, 50 балага исәпләнгән балалар бакчасы. Территориясе чәчәккә күмелгән, бинаның эче дә чисталыгы, матурлыгы, иркенлеге, яктылыгы белән үзенә җәлеп итә.
– Безгә 50 бала йөри. Укыту рус, тәрбия татар телендә алып барыла. Максатыбыз – балалар рус телен дә яхшы белсен, туган телен дә онытмасын. Шулай ук теләге һәм мөмкинлеге булган гаиләләр түләп инглиз теленә өйрәтә ала. Быел “Иң яхшы авыл мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе” исеменә лаек булдык. Ата-аналар белән аңлашып эшлибез. Коллектив та бик тырыш. Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча күп эшлибез. Физкультура белән шөгыльләнү өчен җиһазлар да җитәрлек. Физкультминутлар, иртәнге гимнастика, төрле спорт чаралары, уеннары, ярышлары үткәрелеп тора. Хезмәткәрләр үзләре үк спорт ярышларында катнашып, балаларга үрнәк күрсәтә, – диде балалар бакчасы җитәкчесе Һиндия Шәяхмәтова.
Лесхоз урта мәктәбенең спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары, укучыларның алган медальләре, кубоклары, Мактау грамоталары әйтеп бетергесез күп. “Азамат Әлтафов, Алсу Габдуллина, Салават Галимҗанов белән аеруча горурланабыз”, – диделәр кунакларны каршы алганда укучылар. Волейболчылары Арча җыелма командасы составына кергән. Туризм буенча мәктәп аеруча алга киткән. Спортзалда аның белән шөгыльләнү өчен кирәкле мөмкинлекләр тудырылган. Секциягә сиксәнләп бала йөри. Алар белән Илдар Шакиров шөгыльләнә. Район гына түгел, күп тапкырлар республика призерлары исемнәрен дә яулаганнар.
– Быел катамаранда республика ярышында беренче тапкыр катнашып, безнең команда икенче урынны алды. Авыл эчендәге күлдә шөгыльләнделәр. “Илдар бөтен бакаларны качырып бетерде инде”, – диде авыл халкы шаяртып. Тырышлыкның нәтиҗәсе күренгәч күңелле бит, – диде Фирая Гайнанова.
Арча агросәнәгать һөнәр көллиятендә дә физик культурага зур игътибар бирелә. Көллият студентлары район күләмендә үткән бер генә ярыштан да читтә калмыйлар, призлы урыннарны яулыйлар. Аның территориясендә яңа эшләнгән мини-футбол мәйданчыгы футбол белән шөгыльләнүче егетләр өчен бик уңай булачак. Ә көрәшчеләр белән Илүс Әскәров шөгыльләнә.
Авыл җирлекләре башлыклары Үрнәк авылы зиратын да карап үттеләр. Беренче карашка ук андагы тәртип һәм чисталык күзгә ташланды. Чүп-үлән дә, агач төпләре дә юк. “Урман иде бу урында. Трактор белән кат-кат агач төпләренә кадәр алып, корытып чыктык. Коймасы үзара салым акчасына эшләнде. Шулай ук үзара салым акчасына чишмәләр чистартылды, юллар төзекләндерелде һәм башка мөһим эшләр башкарылды”, – диде Илгиз Камалетдинов.
Югары Пошалым авылы клубы соклану уятты. Зур булмаган авыл, кечкенә генә клуб, иске генә бина. Әмма шул кечкенә бинаның эче тулы төш кенә булып чыкты. Төзекләндерелгән, сәхнәсе иркен, бильярд, теннис өстәлләре бар. Илдус Саттаров гаиләсе белән җайлап шушы клубны алып бара.
– Башта улыбыз Илшат, аннан Инсаф (ул хәзер армиядә) бу эшкә алындылар. Без дә кушылдык. Клуб каршында каен агачлары бар иде. Шуларны кисеп, ярып, саттык, шул акчага материаллар алып, теннис өстәле ясадык. Иске бильярд өстәлен төзекләндердек. Өлкәннәр, яшьләр чиратлап килеп уйныйлар, – диде Гөлсинә Саттарова, – Талантлы яшьләребез дә, өлкәннәребез дә күп. Урам, авыл бәйрәмнәре үткәрдек, шуның буенча өченче урынны алдык.
Иң кызыгы, авылга кайтырга әзер торган яшьләр бар. Зәлия Саттарова, мәсәлән, музыка укытучысы булып Лесхозга кайтачагы турында әйтте. Аралашу вакытында шәфкать туташы белгечлеге алучы тагын бер кызның районга кайтырга теләве турында белдерде. Яшьләр булса, авыл да, клублар да, мәктәпләр дә бетмәячәк, менә шулай гөрләп торачак. Ә мөмкинлекләр җитәрлек.
Гөлсинә Зәкиева