Кай арада үтә бу көннәр. Инде 1 октябрь – Өлкәннәр көне турында уйлый башладык. Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукында) җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина: “Тиздән 1 октябрь Өлкәннәр университеты эшли башлаячак”, – дип хәбәр итте безгә.
Гөлназ Гыйлембаевна белән очрашып, Өлкәннәр университеты турында сөйләштек.
– Караңгы көзләргә, кышка таба барабыз, – дип башлады ул сүзен. – Күңелләр моңсулана торган чак. Ул вакытта инде җәйге мәшәкатьләр дә беткән була.
– Әйе, бер-берең белән аралашыр, үзеңә кызыклы шөгыль табар өчен менә дигән вакыт якынлаша.
– Пенсионерларга мөрәҗәгатем дә шул: өйдә ятмагыз, дөньяга чыгыгыз! Ә моның өчен иң башта безнең пенсия бүлегенә килергә һәм гариза язарга кирәк.
– Бу турыда җентекләбрәк аңлатсагыз иде.
– Өлкәннәр университетының аерым бүлекләрендә компьютерга, туган як тарихын, бакча серләренә һәм дизайнга, биергә өйрәнергә, хокуклар белемен алырга була. Университет 2016 елдан курсларын ачты. Өлкәннәр бик теләп йөри. Бер елга уртача 100ләп ветеран университет курсларын үтә.
– Быел бу өлкәдә яңалыклар бармы?
– Яңалыклар бар. Быел курслар Арчада гына түгел Яңа Кенәрдә дә эшләячәк. Курсларга йөрергә теләүчеләр 1 октябрьгә кадәр безгә килеп гариза язарга тиеш. Көтеп калабыз! Сораулар булса, безнең телефон: 3-03-79.
Без Өлкәннәр университеты курсларына йөргән ветераннар белән дә сөйләштек. Гөлшат Нотфуллина:
– Мин Өлкәннәр университетының 5 төрле курсына да йөрдем, – дип сөйләде. – Бик ошаттым. Туган як тарихын “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев алып барды. Йога дәресләре Арчаның сәнгать мәктәбендә үткәрелде. Аны бик оста итеп Анна Дмитриевна үткәрде. Хәтта ике төркем булдык. Бер төркемдә 10–15 кеше идек. Бакча һәм дизайн дәресен китапханәдә Венера ханым кызыклы итеп алып барды. Компьютер серләренә мәгариф идарәсе методисты Илназ Гыйбадуллин төшендерде. Рәхмәт оештыручыларга, курсларны алып баручыларга. Быел тагын йөрергә исәп.
...Китапханәдә бакча һәм дизайн дәресе бара. Түгәрәк өстәл артына ветераннар тезелешеп утырган. Ветеран педагог Венера Локманова барысын да авызына караткан. Бик бирелеп һәм кызыклы итеп сөйли. Һич тыңламый мөмкин түгел. Мин моңа шәхсән үзем шаһит булдым. Дәресләр әнә шулай кызыклы бара.
Ә нишләп әле компьютер дәресенә йөрмәскә! Аны күпме өйрәнсәң дә файдага гына! Туган як тарихын беләбезме? Аны да өйрәнергә дә өйрәнергә әле безгә! Бию терапиясе, йога – бу бит могҗиза! Мондый мөмкинлекләр тудыралар икән инде – файдаланырга кирәк. Җитмәсә бушка.
Румия Саттарова