Безнең төбәгебез үзенең Тукае белән чит ил, чит милләт вәкилләрен дә үзенә тарта

2019 елның 13 сентябре, җомга

Безнең төбәгебез үзенең Тукае белән чит ил, чит милләт вәкилләрен дә үзенә тарта. Әлегә кадәр татарлар турында монгол татарларын истә тотып фикер йөрткән чит ил кешеләре дә бирегә кайтып, аралашып, тормыш рәвешләре белән танышып, чын татарларның нинди булуын күреп китә. Иң кызыгы, бик күпләрне Тукай яшәгән Яңа Кырлай җәлеп итә. Алар өчен Тукай музей-комплексында булу, аның белән якыннан танышу, ул йөргән эзләрдән атлау – үзе горурлык.

Күптән түгел безгә Арчада яшәүче Фәрит Шаһиев шалтыратты. “Америкада яшәүче дусларыбыз килә. Алар Россиядә беренче тапкыр. Мин аларны Тукай яшәгән авылга чакырдым. Күреп китсеннәр, Тукаебыз турында да белсеннәр әле”, – диде ул.

Кунакларның үзләре белән танышу максатыннан без дә Фәрит абыйга ияреп, Яңа Кырлайга юл тоттык. Коннектикут штаты, Нью-Хейвон шәһәреннән килгән ирле-хатынлы Марк Джентри белән Маргарита (кыскача Пег) Уикс беренче карашка ук гадилекләре белән җәлеп иттеләр. Гади генә киенгәннәр, гади генә сөйләшәләр, аралашырга әзер торалар, дөрес, тел белмәүләре генә комачаулык итә. Анда да үзләрен кунакка чакырган Булат Җиһаншин ярдәмгә килде, тәрҗемәче ролен үтәде.

Капкадан керүгә аларны комплекс җитәкчесе Дамир Абдуллин каршы алды, Тукай, аның әкиятләре, геройлары белән таныштырды. “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык”, “Су анасы” әкиятләренең эчтәлегенә кадәр сөйләде. Марк белән Пег аны шулкадәр бирелеп тыңладылар, шаяртып “әле дә кичләрен Шүрәле чыгып, тавыш бирә”, дигәч, чыннан да аңа ышанып, аптырап калдылар. Шаяру икәнне аңлагач кына көлеп җибәрделәр. Бик теләп әкият геройлары янында фоторәсемнәргә төштеләр.

Музей да кунакларны бик кызыксындырды. Бер генә экспонатны да читтә калдырмыйча карадылар, музей хезмәткәре Сөмбел Таҗиеваны йотлыгып тыңладылар, сораулар яудырдылар.

Марк һәм Пег Казанда яшәүче дуслары профессор, Казан медицина университетының фармакология кафедрасы мөдире, Фәрит абыйның якын туганы Айрат Җиһаншин һәм аның хатыны профессор, федераль университет укытучысы Лилия Җиһаншина, аларның уллары Америка Кушма Штатларының Иельский университетында хирургия (кардиохирургия) өлкәсендә кече фәнни хезмәткәр, медицина фәннәре докторы Булат Җиһаншин чакыруы буенча килгән. Алар Америка кунакларын озата да йөрде. Даниэль белән Есения дә әтиләреннән калмаган иде.

– Марк белән Пег туризмны бик яраталар. Төрле илләрдә, шәһәрләрдә булганнар. Россиядә беренче тапкыр. Бер ел элек сөйләштек тә, безгә килергә чакыру җибәрдек. Мәскәүдә булдылар, Казанда Кремльне карадылар. Болгар, Свияжскига барачаклар. Фәрит абый чакыруы буенча Арчага, ягьни Яңа Кырлайга кайттык, – дип аңлатып үтте Айрат Җиһаншин.

Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музее белән танышып чыкканнан соң, берничә сорау биреп, кунакларның фикерләре белән кызыксынып алдык.

Арчага дустыбыз Булат чакыруы буенча килдек, диделәр Марк белән Пег. Сәяхәт барышында аларны пляж яки диңгез түгел, ә күбрәк рухи байлыклар кызыксындыра икән. Сиксәненче елларда гаилә бераз Кытайда яшәгән һәм шуннан соң башка илләр белән дә кызыксыну уянган. Германиядә, Италиядә һәм башка Европа илләрендә булганнар. Ел саен бер илгә баралар.

– Сәяхәт өчен акча да кирәк бит. Аны ничек җиткерәсез?

– Пег пенсиядә булса да әле дә эшли. Мин зур университетта эшләдем һәм пенсия тупланмаларым җитәрлек. Аннан ел дәвамында акчаны җыеп барабыз, – диде Марк.

– Төрле ил һәм милләт халыкларының тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре бездә зур кызыксыну уята. Үз халкы героена әверелгән Тукайның шагыйрь буларак татарлар өчен тирән мәгънәсен тану безнең өчен бик кызык. Тукай турында моңа кадәр белмәдек, әмма татар халкының культурасы белән бераз таныш. Без этнологлар, төрле халык-

лар культурасы белән танышып барабыз, – диде Маргарита.

– Шулай ук Булат аша да күп нәрсәне белдек, – дип өстәде Марк. – Без Булат белән университетта бергә эшләдек. Татар культурасына багышланган чаралар була иде, шуларда катнаштык. Булат һәм аның хатыны аша да күп нәрсәләрне үзләштердек. Бүгенге сәяхәт бик ошады, Тукай турында бик күп мәгълүмат алдык.

Экскурсиядән соң аларны Фәрит абый ресторанга алып кереп китте. Биредә алар гөбәдия, кош теле, корт, борай бәлеше, күзикмәк һәм башка татар халык ашларыннан авыз иттеләр.

Сәхифәне Гөлсинә Зәкиева әзерләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International